Мамадыш урманчылары узган елга нәтиҗә ясадылар.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюев, район башлыгы Анатолий Иванов катнаштылар.
Районыбыз урманчылары “Экология” федераль проекты кысаларындагы “Урманнарны саклау” программасы буенча урманнарны яңартуга җитди игътибар бирәләр. Мәсәлән, “Мамадыш урманчылыгы” узган ел 167 гектар мәйданда урманнарны яңарткан, 302 килограмм урман үсемлекләре орлыклары әзерләгән, 1512 данә стандарт утырту материаллары үстергән. Киңәшмәдә агач эшкәртүне районда җайга салу турында да сөйләшү булды.
Чарада урманнарны законсыз кисүне профилактикалау мәсьәләсе дә күтәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев