Мамадыш көрәшчесенә спорт остасы исеме бирелде
Илһам Гайфетдиновның көрәштә уңышлары аңа "Россиянең спорт остасы" исеме бирү белән бәяләнде.
Кечкенәдән милли көрәш белән шөгыльләнгән яшь көрәшчебезнең төрле дәрәҗәдәге бәйге-ярышларда яулаган уңышларын саный башласаң, озын бер исемлек килеп чыгар иде. Мәктәпне тәмамлап, зурлар категориясенә күчкәч тә яраткан төрен ташламады ул. Район җыелма командасы составында ярышларда келәмгә чыгуын дәвам итә.
Илһамны әлеге исем алуы белән ихластан тәбриклибез. Ул безне алга таба да матур җиңүләре белән сөендерер, дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев