Мамадыш командасы икенче урында
Мамадышта волейбол сезонына нокта куелды.
Шәһәребезнең “Юбилейный” универсаль спорт залына үз зоналарында җиңгән иң көчле сигез команда (аларның дүртесе – авыл районнарыннан, дүртесе сәнәгать предприятиеләре командалары) җыелды. Финал бәйгеләрен ачу тантанасында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Мамадыш муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов һәм башка күп кенә мәртәбәле кунаклар катнашты.
Ярышларда Мамадыш командасыннан тыш Саба, Актаныш һәм Алексеевск районнары волейболчылары, сәнәгать предприятиеләренә килгәндә, Әлмәттән “Татнефть”, Түбән Камадан “ТАНЕКО”, Казаннан “Татхимфармпрепараты” һәм Яшел Үзәннән “ПОЗИС” җәмгыятьләре командалары иң көчле коллективларны барладылар. Бәйгеләр ярымфинал очрашуларыннан башланды. Безнекеләр Актаныш командасын отып, финалга чыктылар. Икенче ярымфиналда сабалылар Алексеевск районы волейболчыларын бирелдереп, шулай ук уеннарның хәлиткеч этабына уздылар. Кызганычка каршы, безнекеләр финал очрашуында беренче сетны гына оту бәхетенә ирештеләр. Алдагы ике сет сабалылар файдасына төгәлләнде. Авыл районнары арасында Актаныш районы волейболчылары өченче булдылар. Сәнәгать предприятиеләре арасында“Татхимфармпрепараты җиңү яулады. “Татнефть” һәм “ПОЗИС” җәмгыятьләре командалары икенче-өченче урыннарны бүлештеләр. Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр Кубокларга ия булдылар. Алар һәм финал уеннарында катнашканнарга волейбол уены кирәк-яраклары алу өчен акчалата сертификатлар да тапшырылды. Һәр командадан иң яхшы уенчы билгеләнде. Бездән әлеге исемгә Илдар Фазлыев лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев