Мамадыш командасы Чиләбедән җиңү белән кайтты
“Олимп-2021” хоккей командасы (тренеры – Артур Габбасов) быелгы сезонда да үзенең уңышлары белән җанатарларын сөендерүен дәвам итә.
Күптән түгел генә хоккейчыларыбыз Чиләбе шәһәрендә узган “Кайнар боз” турнирында катнашып, җиңү белән кайттылар. Безнкеләрдән тыш әлеге турнирда Чиләбенең “Трактор”, “Старт”, Уфаның "HQ Xokkey", Стәрлетамакның “Орлан” һәм Түбән Тагилның “Спутник2” командалары катнаша. Командабыздан Яромир Голицын, турнирның иң яхшы һөҗүмчесе, дип таныла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев