Максатына ирешә алмый
Кайбер водительләрнең: “Әйләнгечтән юл яхшы,” дигән гыйбарәне белмәүләре борчымый калмый.
Узган атна шимбәсендә бер фура шоферы Чулман елгасының Соколкага каршы ярында бер фураның суга төшеп, өч көннән соң гына аны тартып чыгарганнары турында ишетмәгәндер, күрәсең. Ул юлны кыскарту ниятеннән, Чулман елгасы аша боз өстеннән чыгарга ниятли. Ләкин максатына ирешә алмый: контроль-үткәреп җибәрү пункты хезмәткәрләре туктата аны. Нәтиҗәдә аңа кире борылырга һәм машинасын тауга тартып менгергәннәрен көтәргә туры килә. Якшәмбе көнне генә ул юлын дәвам итә ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев