Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укырга киңәш итәбез

Халыкка хезмәт итүче белгечләр

“Өчесе дә үз эшләрендә халык хөрмәтен казанган белгечләр», – диделәр район ветеринария берләшмәсендә шушы араларда гына юбилейларын билгеләп үткән хезмәттәшләре турында.

Җитмеш яшьлек гомер бәйрәме белән котлаулар кабул иткән Газизулла Хәбибуллин – Красная Горка ветеринария участогы табибы. Хезмәт эшчәнлеген моннан 44 ел элек Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң “Кызыл флаг” колхозында башлап җибәрә. 2000нче елдан район ветеринария берләшмәсендә хезмәт куя. Бүгенге көндә ул “Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы” дигән мактаулы исем йөртә, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыклары, республиканың Баш ветеринария идарәсе, район җитәкчелеге Мактау грамоталары, Рәхмәтләре белән бүләкләнгән.

Красная Горка участогына кергән шәхси сектордагы, гаилә фермаларындагы малларның сәламәтлекләре торышы аның даими игътибарында. Маллары авырып мөрәҗәгать итүчеләргә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында ярдәмгә килә.

 

Заһир Шакиров башта районыбызның Уразбахты авылындагы “8 март” колхозында хезмәт куя, төрле җаваплы вазыйфалар башкара. Район ветеринария берләшмәсендәге эшчәнлеген 2009нчы елда ветеринария санитары булып башлаган. Хәзерге көндә Көек Ерыкса ветеринария участогына җитәкчелек итә. Ветеринария өлкәсендәге уңышлары, маллар арасында йогышлы авырулар таралуга юл куймаганы өчен ул да “Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

  

Гүзәлия Хәсәнова – район ветеринария берләшмәсе фельдшеры. Әлеге коллективта кырык елга якын хезмәт куя инде. Урта мәктәп тәмамлаганнан соң хезмәт эшчәнлеген биредә лаборант булып башлаган булган. Сугым малларында төрле авырулар булу-булмавын, аларны сатарга ярыймы-юкмы икәнен тикшерә иде. 2005нче елдан фельдшер вазыйфаларын башкара. Халык аңа олы маллары авырганда да, мәчеләре, төрле йорт җәнлекләре авырганда да мөрәҗәгать итә. “Күп төрле җәнлекләрне һәм кошларны дәваларга туры килә. Авыру сәбәпләрен ачыклап, дәвалау юлларын билгелим, нинди дарулар кирәклеген аңлатам”, – ди Гүзәлия Нургаяновна. Ул да күпсанлы республика һәм район Мактау грамоталары иясе.

 

Минневәрис Мингалиев.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ветеринария табибы Мамадыш