Илнең җыелма командасына эләкте
Светлана Анисифорова Орёл шәһәреннән бронза медаль белән кайтты.
Күптән түгел генә әлеге шәһәрдә терәк-хәрәкәт аппараты бозылганнар арасында кул көрәше буенча Россия беренчелеге узды. Анда Мамадыш мәктәп-интернат мәктәбе укучысы Светлана Татарстан җыелма командасы составында катнашты һәм уңышка иреште. Уң кул белән ул финалда гына оттырып, икенче урынны яуласа, сул кулы белән көрәштә дүртенче булды. Нәтиҗәдә ул ике төр нәтиҗәләре буенча ул өченче урынны алды.
Ярышлар нәтиҗәләре буенча Европа чемпионатында катнашу өчен Россия җыелма командасы формалашачак. Светлана Анисифирова командага эләкте һәм агымдагы елның май аенда Литваның Алитус шәһәрендә ил данын яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев