Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укырга киңәш итәбез

Икенче этапка уздылар

Мамадышның “Олимп-2012” хоккей командасы ТР Хоккей федерациясе кубогының икенче этабына узды.

Үткән атнада яшь хоккейчыларыбыз “Олимп” Боз сараенда Казанның “Волна-2013”, Ижау шәһәренең “Заря-2013”, Кукмараның “Ягуар”, Мендлеевскның “Айсберг”, Алабуганың “Лесные пчёлы” командалары белән әлеге хокукка ия булу өчен көч сынаштылар. “Олимп-2012” (тренеры – Артур Габбасов) җанатарларның өметен аклады: барлык көндәшләрен дә җиңеп, команда үз төркемендә беренче урынны яулады. Моннан тыш шәһәребезнең төрле яшьтәге хоккейчылары Татарстан беренчелегендә чираттагы очрашуларын уздырдылар. “Олимп-2007” үз бозында Казанның “Ак бүре” хоккейчыларын кабул итте һәм 5:2 исәбе белән җиңелергә мәҗбүр булды. “Олимп-2009” командасы башкалабыз Казанда “Зилант”ка 9:2 исәбе белән җиңелеп кайтты. Ә “Олимп-2005” хоккейчылары үз бозларында беренчелек аутсайдеры – Арчаның “Арча” командасын кабул итте һәм 11:3 исәбе белән җиңүгә иреште.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев