Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укырга киңәш итәбез

Ике команда да җиңде

Мамадышта чираттагы республикакүләм спорт ярышлар узды. Шәһәребезнең “Олимп” спорт комплексында һәм “Юбилейный” универсаль спорт залында хатын-кызлар һәм ир-егетләр командалары көч сынашты.

Беренче спорт объектында Мамадыш, Арча, Баулы, Бөгелмә, Нурлат һәм Яшел Үзән шәһәрләренең хатын-кызлар командалары араларында иң көчле коллективны ачыкласа, “Юбилейный”да – Мамадыш, Бөгелмә, Буа, Сарман, Нурлат һәм Яшел Үзән шәһәрләренең ир-ат волейболчылары. “Татарстан – новый век” – “Татарстан яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәте призына үткәрелгән әлеге бәйгеләр быел бездә икенче мәртәбә уздырылды. Агымдагы елның гыйнварында былтыргы пандемия аркасында кичектерелгән турнир оештырылса, узган шимбәдә коллективлар 2021нче елгы ярышларга нәтиҗә ясадылар. Шунысы сөенечле, ике командабыз да бәйгеләрдә җиңүгә ирештеләр. Ел башында егетләребез дә шундый уңышка ирешкән иделәр, хатын-кызлар командасы икенче булган иде. Турнир нәтиҗәләре буенча безнең Илдар Фазылов иң яхшы уенчы булып танылды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев