Игелекле җаннар җайланмалы итте
Бу атнаның сишәмбесе Югары Ушма авылында яшәүче Гөлия Гаязова өчен истә калырлык булды. Аның өч яшьлек, балалар церебраль параличы (ДЦП) диагнозлы кызы Мәдинәгә вертикализатор җайланмасы кайтарылды.
Моңа изге җанлы затларның зур ярдәме белән ирешелде. Әлеге җайланманы алу өчен узган ел Инвалидлар декадасы алдыннан акция оештырылды. Нәтиҗәдә барлыгы 80 мең сум чамасы акча җыелды. Аның 70 мең сумына Казандагы ПФ "Ренакс" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять вертикализаторны Гөлия яши торган йортка җыелган хәлдә китереп бирде.
Бу турыда тулырак язманы газетабызның җомга санында укый аласыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев