Җиңелү ачысын татымадылар
Узган атнада хоккей буенча турнирда “Олимп-2012” хоккей командасы җиңү яулады.
Агымдагы сезонда Артур Габбасов шәкертләре җанатарларын матур җиңүләре, уеннары белән сөендерәләр. Сезон барышында төрле турнирлар оештыру аларга күнекмәләрен арттырырга, осталыкларын шомартырга мөмкинлек бирмичә калмый. Бу иптәшләрчә очрашуларда, турнирларда ачык чагыла.
Бу көннәрдә Мамадыш Боз сараенда алты команда катнашында чираттагы турнир узды. Анда безнекеләрдән тыш, Бөгелмә, Ульяновск, Киров, Пермь Краеның Краснокамск, Сверддловск өлкәсенең Нижняя Салда шәһәрләре командалары катнашты. “Олимп-2012” барлык көндәшләрен дә җиңеп, бәйгеләрдә беренче урынны яулады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев