Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укырга киңәш итәбез

Газетаның баш архитекторы

Күптән түгел газетабызга 103 ел тулды. Әлеге язмада сүз – шушы дәвернең соңгы 19 елын аңа багышлаган Фәния Нургалимова турында.

 “Газета – коллектив хезмәт җимеше”, дигән гыйбарә белән килешәсездер. Журналист никадәр көчле, оста каләм иясе булмасын, ул укучылар теләгән таләпләргә туры килерлек басма тудыра алмый, дияр идем. Язу бер нәрсә, ә язганны газета битендә аны кулына алган кешенең күңелен яуларлык итеп урнаштыру өчен зур осталык кирәк. Бу җаваплы эшнең редакцияләрдә версткалаучылар җаваплылыгында икәнен истән чыгармыйк. Безнең филиалда әлеге вазыйфаны ике кеше башкара. Шуларның берсе – рус телендә чыгучы “Вятка” газетасы версткалаучысы Фәния Нургалимова. Ике дистә елга якын вакыт эчендә ул типографиядә газета басучыдан бүгенге һөнәрне үзләштерү бәхетенә иреште. Ел саен булып торган технологик үзгәрешләр белән бер аякта барырга тырыша ул.

Версткалаучыларга бүген дизайнер эше дә йөкләнә: фотосурәтләр, текст, инфографика белән эшлиләр.

–Газетаны үзебездә бастырганда, җаваплылык күбрәк иде. Хәзер исә без вёрсткалаган битләрне Казандагы типографиягә электрон юл белән җибәрәбез. Төп эшебездән тыш версткалаучыларга газеталарны төрле дәүләт учреждениеләренә җибәрү дә йөкләнгән. Бу, үз чиратында, басмаларның күпъеллык асылын сакларга этәргеч бирә, – Фәния Насыйх кызы.

Аның турында филиалның баш редакторының дубляж буенча урынбасары Наталья Якимованың түбәндә әйтелгән сүзләре белән тулысынча килешәм:

–Фәния Насыйховна рус телендә чыга торган газетаның архитекторы, дияр идем. Аның өчен газетаның һәр саны – төзеләчәк яңа бина. Ул төзелә башлаганчы ук аны үзенчә күзаллый, һәр биткә сызымнар ясый, бизәлешләрне кайсы урынга урнаштырасын билгеләп куя. Газетада аның абстракт фикер алуга сәләте басманы әзерли башлаган беренче мизгелләрдә үк күзгә чалына башлый, – диде ул.

Әйе, газетада укучы мәкаләнең ничек язылуына гына түгел,  аның игътибарын җәлеп итәрлек, ничек бирелешенә дә игътибар бирмичә калмый. Бу бездә  укучының теләген күңеле белән тоеп аңлаган һәм аны канәгатьләндерү өчен үзен кызганмый бөтен көчен, һөнәри осталыгын салып башкаручы  Фәния Нургалимова тарафыннан тормышка ашырыла. Үз эшенә фанатларча бирелгән, бөтен күңелен салган, һәр көнне тормышыбызда пәйда булган яңалыкларны кертергә омтылган шундый остабыз булу белән газетабыз да күркәм безнең!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев