Декабрьдә безне нинди үзгәрешләр көтә?
Россиядә социаль челтәрләрдән бушлай файдалану мөмкинлеге ачыла, табиблар хезмәтенә түләүгә реформа ясала, ял итү өчен илләр исемлеге киңәя. Декабрь ае безгә әнә шундый һәм күп кенә башка үзгәрешләр алып килә. Шуларның иң мөһимнәренә тукталып үтәбез.
Корпоратив «симка» эшләми
1нче декабрьдән SIM-картаның тәгаен хуҗасы турында мәгълүматларны дәүләт мәгълүмат базасына кертүне таләп иткән закон үз көченә керә. Эш урыныннан бирелгән «симка» кулланучыларга телефоннарын сүндерү белән яный бу. Сәбәбе – күп кенә компанияләрнең, аеруча кече һәм урта бизнесның SIM-карта кулланучы турында «Дәүләт хезмәтләре» порталының бердәм идентификация һәм аутентификация системасына (ЕСИА) кертергә ашкынып тормавы. Цифрлы үсеш министрлыгы мәгълүматлары буенча, бүгенгә Россия компанияләре 13,3 миллион хезмәткәрнең генә «симка»сын портал аша раслаган.
Бушлай интернет
Ай башыннан элемтә операторлары социаль әһәмиятле интернет-ресурслардан бушлай файдалану мөмкинлеге бирергә тиеш. «Элемтә турында»гы Законга бу җәһәттән тиешле үзгәрешләр кертелгән. Интернет-ресурслар исемлеге расланган да инде. Аңа «Дәүләт хезмәтләре» порталы, дәүләт, җирле үзидарә органнары, бюджеттан тыш дәүләт фондлары сайтлары гына түгел, бәлки социаль челтәрләр, интернет-кибетләр, эзләү сервислары, яңалык агрегаторлары да (барлыгы – 371 ресурс) кергән.
Мошенниклар сайтлары ябыла
Төрле юллар белән кешеләрдән акча каерып ятучыларның сайтларын судсыз гына, бик тиз ябып кую мөмкинлеге бирердәй закон үз көченә керә. Биредә, банкларның рәсми сайтларына охшатып эшләнеп, финанс пирамидаларына яки банкларның мәгълүмат системасына керүне тәкъдим итүче сайтлар турында сүз бара. Документта Үзәк банкка мондый ресурсларны тыелган мәгълүматлар исемлегенә кертү хокукы бирелгән. Сайтны ябу турында карарны, Үзәк банк башлыгы яки аның урынбасары мөрәҗәгате буенча, генераль прокурор яки аның урынбасары кабул итәчәк.
QR-кодлар турында закон карала
Декабрь уртасында Дәүләт Думасында бөтен ил күләмендә җәмәгать урыннарына һәм транспортка QR-код белән генә кертү турында закон проекты каралачак. Дума советы закон проектын төбәкләргә, Иҗтимагый һәм Хисап палаталарына, Федерация Советына фикер алышуга җибәргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев