Чыршылар кабызылды
Чәршәмбе көнне Яңа ел алды чараларына старт бирелде. Беренче булып “Яшьлек” скверында чыршы кабызылды.
Көннең суыклыгы да шәһәрдәшләребезне куркытмады. Биредә алар өчен Кыш Бабай белән Кар кызы, төрле әкият геройлары уеннар, бәйгеләр әзерләгәннәр иде. Чыршы кабызу бәйрәменә килгән балаларга Кыш бабай бүләкләрен кызганмады. Уеннарда катнашучылар да буш кул белән китмәделәр. Үзешчән сәнгать осталарының концерт номерлары да бәйрәмгә ямь өстәде. Икенче көнне шәһәребезнең Җиңү паркында да чыршы кабызуга багышланган чара оештырылды. Бүген район мәдәният йорты каршындагы Үзәк чыршы утларын кабызачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев