Чикагода дан казанганны, Казанда да сынатмаслар
Махсус Бөтендөнья Махсус кышкы Олимпия уеннары башланырга төгәл бер ел калып бара.
Татарстан башкаласында әлеге спорт чарасы2022 елның 22-28 гыйнварында узачак. Уеннарда дөньяның 108 иленнән 2 мең чамасы спортчы һәм юнифайд-партнер катнашыр дип көтелә. Ярышлар җиде дисциплинада узачак: тау чаңгысы спорты, сноуборд, флорбол, чаңгы узышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм снегоступларда йөгерү.
Мәгълүм булганча, Россия Махсус Олимпиадасының Татарстандагы төбәк бүлекчәсе 2017нче елда эшчәнлеген башлап җибәрде. Аңа чаклы ил күләмендәге Махсус Олимпиада уеннарында республика данын, нигездә, Мамадыш мәктәп-интернаты укучылары яклады.
Февраль башларында башкалабыз Казанда тестлы ярышлар сыйфатында Махсус Олимпиаданың кышкы төрләре буенча Бөтенроссия Спартакиадасы узачак. Мамадышлылар бүгенге көндә шул ярышларга ныклап әзерләнәләр. Командабыз дүрт төр буенча (чаңгы узышлары, фигуралы шуу, шорт-трек һәм снегоступларда йөгерү) ныклап күнегүләр үткәрәләр.
Яшь спортчыларыбызга уңышлар телибез. Бу турыда тулырак газетабызның алдагы санында укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев