Бәйрәмнәр кешеләрне берләштерә
Мамадыш диңгезчеләре кичә Мәңгелек ут янына җыелдылар.
Кичә Россиядә Хәрби-диңгез флоты көне билгеләп үтелде. Районыбыздан аның сафларында хезмәт итүчеләр дә бәйрәмнәрен Мамадышка – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарга куелган һәйкәл янына җыелып билгеләп үттеләр. Диңгезчеләр митингын тәбирикләү сүзләре белән отставкадагы полковник, бүгенге шәһәрдәшебез Рәфкать Муксинов ачып җибәрде. Бәйрәмгә килгәннәрне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Муса Хуҗаҗанов та тәбрикләде. Митингта катнашучылар яу кырында ятып калганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, һәйкәлгә чәчәкләр салдылар. Аннан бәйрәм чаралары “Яшьлек” скверында дәвам итте. Анда район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре көче белән, диңгезчеләр хөрмәтенә, концерт куелды. Тантанада катнашучылар автомобильләрдә Мамадыш урамнары буйлап та уздылар.
Красная Горкада яшәүче Сергей Сергеев бәйрәмгә гаиләсе белән килгән иде. Аның бабасы Тын океан флотында хезмәт иткән, әтисе – Төньяк диңгезләрдә. Ә үзе 2003-2005нче елларда – Кара диңгез флотында. Төп двигательләр буенча белгеч булган. “Мондый бәйрәмнәр – хезмәттәшләр белән очрашып, флотта үткән еллар истәлекләрен яңартырга сәбәп. Бу – кешеләрне берләштерә, ә яшьләрне ватанпәрвәрлек рухында тәрбияли”, – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев