Беренче көндә үк ике исерек
Кемгә бәйрәм, кемгә әйрән, дигәндәй, Яңа ел бәйрәме ялларында кайбер водительләр исерек хәлдә руль артына утырудан тарсынмаганнар.
Шушы хилафлыклары белән алар үзләренең бәйрәмнәренә кара тап төшерделәр. Өч водитель исерек хәлдә автомобильләре белән идарә итүгә батырчылык иткәннәр. Шуларның икесен ЮХИДИ хезмәткәрләре 1нче гыйнвар көнне туктаталар. Узган ел гыйнварының беренче ункөнлегендә дә өч водитель исерек хәлдә эләккән булганнар. Бәйрәм ялларында район юлларында 26 юл-транспорт һәлакәте теркәлә, аларда бер кеше тән җәрәхәтләре ала. Узган ел әлеге күрсәткечләр – 23 һәлакәт һәм 4 кеше.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев