Беренче адым ясаучылар да, инде чыныкканнар да бил алышты
Быел Шәдче авылында Әфган сугышында һәлак булган якташлары Альберт Вәлиев истәлегенә 28нче мәртәбә көрәш бәйгеләре оештырылды.
Бәйгеләрне ачу тантанасында катншкан район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Муса Хуҗаҗанов, Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков яшь көрәшчеләргә уңышлар теләделәр, турнирны оештыруда матди ярдәм күрсәткән иганәчеләргә рәхмәтләрен ирештерделәр.
Ярышларга районыбыз мәктәпләреннән барлыгы 13 команда составында 100гә якын 2005нче елда туганнар һәм яшьрәк көрәшче җыелды. Алар ун үлчәү авырлыгында бил алыштылар. Келәмгә чыгучылар арасында спортның бу төрендә әле тәүге адымнарын ясаучылар да, инде бил алышуда район, республика дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә уңышларга ирешкәннәр дә бар иде.
Соңгылары өчен бу турнир ай азагында Түбән Ушмада узачак “Сабантуй” журналы призы бәйгеләре алдыннан репетиция дә булды. Шуларның берсе Ислам Кәримов белән әңгәмә "Нократ" битләрендә дөнья күрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев