Бер кешелек Тәкәрлек
Районыбызның Тәкәрлек авылында бүген бары бер генә кеше яши. Юрий Степанов елның 365 көнен дә шунда уздыра. Башка йортларның нигезләре күптән таркалып беткән инде.
Аз-маз тарих
Тәкәрлек авылына 1920нче елда нигез салына. Халкы, нигездә, керәшеннәр яши торган Юкәче авылыннан. Бер өлеш җирне Шәдчегә бирәләр дигән сүз чыккач, 12 хуҗалык шушы җиргә күчеп килә. 1930нчы елда авылда “Париж коммунасы” колхозы төзелә. Амбар, ферма биналары калкып чыга. 1937нче елда кечкенә авылларны кушу сәясәте башлангач, берничә хуҗалык күрше авылларга күчеп китеп карый, әмма барыбер кире әйләнеп кайталар. 1949нчы елда Тәкәрлектә 57 кеше яшәве билгеле. 1958нче елда исә халык саны 51гә кала. 1970нче елда исә нибары 30 кеше исәпләнә.
Аыл яна
1961нче елда авылда зур янгын чыга. Сәбәбе – бала-чагалар лапаста күкәй кыздырганда, корылмага ут каба. Нәтиҗәдә 12 йорт, ферма, кибет биналары көлгә әйләнә. Афәт нәтиҗәсендә бары җиде хуҗалык кына яшәп калган. Йорт-җирсез калган кешеләр, хорафатларга ышанып булса кирәк, кабат бу авылда тормыш корырга базмый. Күченеп китә. Ходай саклагандыр, күрәсең, янгын телләре урамның Степановларның яши торган очына килеп җитми. Юрий үскәндә, авыл бала-чагалар авазыннан гөрләп торган. Күңелле булмыйча, алар үзләре генә дә гаиләдә 10 бала бит! Күршедә дә шундый хәл. Балалар Урта Шүләңгер, Шәдче мәктәпләрендә белем алган. Күңел ачарга күрше авылга йөргәннәр. Мәетләрне Юкәче авылы зиратына күмгәннәр. Бүген Тәкәрлек Шәдче авыл җирлегенә карый. Авыл күптән таркалса да, нигезләрен сагынып килүчеләр бар икән әле. Тик биредә яшәргә теләк белдерүче генә юк. Юрийның туганнары, балалары хәлен белергә кайта.
Юрий Степановтан сорау: “Тәкәрлек авылының исеме кайдан килеп чыккан?”
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев