Балык тоту рәхәтлек бирә
Кем тормышында балыкчы һөнәрен сайлаган, аның күңеле башка һөнәргә тартмый инде. Мин үзем балыкчыларга нигәдер кызганып карыйм, арада аларны эт урынына сүгүчеләр дә очрый. “Кызу кояш астында, зәмхәрир салкында нужарып утыралар”, – диючеләр дә очрый. Ләкин балыкчылар бу сүзләрне колакларына да элмиләр. Алар балык тоту белән “агуланган”.
Сергей Клинов бу тармакта профессионалларрча әле өч ел гына шөгыльләнә. “Мамадыш балык заводы” җәмгыятенә эшкә урнашканчы хокук саклау органнарында хезмәт иткән. Соңгы сигез елда ведомостводан тыш сак бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкара. Хезмәтеннән киткәч, озак та уйламыйча заводка килә. Ни әйтсәң дә, көмеш сулы Нократ буенча урнашкан Мамадышта үскән малай бит ул. Әтисе белән кечкенәдән балык тотарга йөри ул. Ерак туганы Илья Клинов заманында балык заводын җитәкләгән кеше бит. Аның профессиональ балкычы юлын сайлавына болар тәэсир итмичә калмагандыр.
–Минем бригада Ушмы елгасының Нократка кушылган урыныннан алып күпергә кадәр җиде километр арада балык тоту белән шөгыльләнә. Әлегә балык бик керми, чөнки су күтәрелгән, балыклар болыннардагы сулыкларда да шактый. Шулай булуга карамастан, үзебезгә бирелгән план-квотаны барыбер үтәячәкбез, – ди ул.
–Планны да арттырып үтисездер? – дип сорау бирәм аңа.
–Безгә сезонга билгеле бер күләм билгеләнгән. Артык балык тотарга ярамый. Моның өчен җавап бирергә туры киләчәк. Минем бригадага сигез тонна квота билгеләнгән. Аннан артык балык тоткан өчен заводка зур күләмдә штраф салына.
–Балыкны сез билгеле бер вакытта гына тотасызмы?
–Балык уылдык чәчкән вакытта, 25нче апрельдән 5нче июньгә чаклы тыю кертелә. Бу чорда да без тик ятмыйбыз. Эш коралларын әзерлибез, ясалма уылдык чәчү урыннары, балыклар уылдык чәчсеннәр өчен ылыслы агач ботакларыннан себеркеләр ясыйбыз. Соңгыларын балыкларның төренә карап, яр буе линиясеннән төрле ераклыкта су астына салабыз. Калган вакытта ел әйләнәсендә балык тотабыз.
–Сергей Викторович, өч ел эшчәнлегегез чорында иң зур балык тотмыйча калмагансыздыр?
–Әлбәттә, 97 килограммлы җәен балыгы тоткан булды.
–Сезнең һөнәрне сайлаганнарның балык тотарга барыр алдыннан үзләренә күрә ышанулары бардыр?
–Оста балыкчылар, хатын белән ачуланышырга кирәк, ди торганнар иде. Кемгә ничектер, әмма бу сүзләрнең хаклыгына күп очракта ышанасың.
–Бу һөнәрне сайлаганыгызга үкенмисезме?
–Кемгәдер матур кием кирәк, кемдер бәйрәм итеп күңел ача, миңа менә балык кирәк. Гипноз кебек үзенә тартып тора. Җил дә, яңгыр да, кар да куркытмый. Балык тоту рәхәтлеген профессиональләр генә түгел һәвәскәр балыкчылар гына аңлыйдыр.
Темага
Узган ел “Мамадыш балык заводы” җәмгыяте тарафыннан 340 тоннан балык эшкәртелгән. Аның 220 тоннасы Нократ һәм Чулман елгаларыннан тотылган. Калганнары – диңгез балыклары. Продукциянең 75 проценты эшкәртеләгән, калганнары яңа тотылган хәлдә кулланучыларга барып ирешә. Авыл халкына балык шәһәрдә караганда ташламалы бәяләрдә сатыла. Барлык продукциянең 30 проценты район һәм Казандагы ярминкәләрдә кулланучыларга барып ирешә. Балык тоту белән 25 бригада шөгыльләнә. Заводның үзендә даими төстә алты кеше эшләсә, сезон вакытында анда эшләүчеләр саны арта. Җәмгыять карамагындагы балык тоту зонасы 130 килметр озынлыкны тәшкил итә. Хезмәт хакларына килгәндә, заводта эшләүчеләрнең хезмәт хаклары 35-36 мең сум тәшкил итә. Ә бригадаларга акчаны күпме балык тотып тапшыруларына карап, көндәлек биреп баралар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев