Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укырга киңәш итәбез

Мамадышта армиягә теләп китүчеләр арта

1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Россия Президенты Указы нигезендә агымдагы елның октябрь-декабрь айларында районнан 40тан артык егет хәрби хезмәткә китәчәк. Чакырылыш 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр барачак.

Көзге чакырылыш турында район хәрби комиссары Андрей Синкевич менә ниләр сөйләде:

–Шунысы сөендерә, армиягә барырга теләүчеләрнең соңгы елларда артуы сөендерә. Чөнки хәрби билетлы гражданинга кайда булса да хөрмәт артты бүген. Кызганычка каршы, хәрби хезмәттән качучылар сирәк булса да очрый әле. Ләкин андыйлар гел качып йөри алмаячакларын аңласыннар иде. Көзге чакырылышның комиссия каравына 18 - 27 яшьлек 250гә якын егетне чакыру планлаштырыла. Саклык чараларына зур игътибар бирәбез. Моның өчен хәрби комиссариатка билгеле сандагы чакырылучылар гына кабул ителә. Тиешле аралык саклана, тән температуралары булганнар кире кайтарылып җибәрелә, бу турыда табибларга хәбәр ителә. Кыскасы, ковидка каршы профилактика чараларының барысы да күрелә. Шунысы игътибарга лаек, язгы чакырылышта коронавирус белән авыручылар ачыкланмады. Димәк, армиягә алынучыларның барысы да сау-сәламәт килеш Ватанны сакларга китте, дигән сүз. Көзге чакырылышта да армиягә китәргә ике-өч көн алдан егетләребездән мазок алыначак. Казандагы җыелу пунктында аларның барысы ковидка экспресс-тест узачаклар. Форсаттан файдаланып районыбыз башлыгы Анатолий Ивановка, аның командасына чакырылш барышында район хәрби комиссариаты тарафыннан оештырылган чараларга ярдәмнәре өчен рәхмәтләремне белдерәм. Армиягә беренче егетләребез октябрь аеның икенче декадасында солдат каешларын буачаклар.

Хәрби комиссар әйтүенчә, армиягә беренче чиратта югары уку һәм урта махсус белем бирү йортларын тәмамлаганнар алыначак. Алар Россия Кораллы көчләренең барлык хәрби округларына да җибәреләчәкләр. Узган елдан районыбыз Севастопольдәге диңгез пехотасының аерым бригадасы белән элемтәләр урнаштырган иде. Бүгенге көндә анда биш якташыбыз Ватан алдында торган бурычларын үтиләр. Көзге чакырылыштан да медицина каравы нәтиҗәләре буенча иң сәламәт берничә егетебез шунда җибәреләчәк.

Андрей Синкевич Административ хокук бозулар кодексындагы хәрби хезмәткә чакырылу белән бәйле кайбер үзгәрешләргә дә тукталып үтте. Тулысынча медицина каравы узмаган; хәрби билетны югалткан өчен өч мең сум штраф түләргә туры киләчәк. Әлеге җәзадан армиягә чакырылучылар һәм запастагы гражданнар турында мәгълүматлар бирмәгән, вакытында хәрби комиссариат тарафыннан уздырыла торган чараларга (медицина каравы, шәхси эшенә үзвакытында тиешле документларның күчермәләрен җибәрмәү ү.б.) җибәрмәгән оешма-предприятиеләр, учреждениеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары да читтә калмаячак.

–Гражданнарны контракт буенча хезмәткә сайлап алу эше дә дәвам итә. Агымдагы елда безгә 17 контрактчы кирәк иде. Бүгенге көнгә 11 якташыбыз контракт буенча хезмәт итәләр. Россия Федерациясе Кораллы Көчләренә мобилизацион кешеләр резервына сайлап алу эше дә дәвам итә. Аңа хәрби хезмәт узган, хөкемгә тартылмаган, сау-сәламәт гражданнар җәлеп ителә. Россия Саклык министрлыгы резервтагы рядовойларга ай саен – 6 мең, сержантларга – 9 мең, лейтенантларга 12 мең сум акча түлиячәк. Әлеге акчалар аларга ай саен ике-өч көнлек укулар узганда, елга бер айлык хәрби җыеннар үтәргә ярап торачак. Резервтагылар кышкы һәм җәйге хәрби киемнәр белән тәэмин ителәләр. Бу чара илебез тарихында әле беренче мәртәбә генә оештырылды. Өйрәнүләр һәм җыеннар вакытында резервтагыларның уртача хезмәт хаклары сакланырга тиеш. Күптән түгел генә республика масштабында өйрәнүләр  уздырылды. Районыбыздан дистәгә якын кеше хәрби җыеннарда катнашты, – дип дәвам итте район хәрби комиссары.

Аның, егетләребез армиягә физик һәм әхлакый яктан әзерлек булып китәләр, бер ел сизелмичә үтә дә китә ул, дигән фикерләре белән тулысынча килешәм.

       

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев