Аналы-кызлы йортлы булдылар
Маһинур Арсланова белән аның кызы Әлфинур Кәбирова моннын ике ел элек Югары Ушмада яши башладылар.
Моңарчы алар Мортза авылында берүзләре гомер кичерделәр. Авыл җирлеге башлыгы Илназ Исмәгыйлов тырышлыгы белән аларны Югары Ушмага буш торган өйгә күчерделәр. Утын белән ягышлы йортта елдан артык яшәгәннән соң, ниһаять, аларның шәхси тораклары пәйда булды. Узган ел җәй башларында алар күршедәге йортны сатып алып, шунда күченделәр.
Маһинур һәм Әлфинур апа турындагы тулырак язма газетабызның алдагы саннарында дөнья күрәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев