Йөз еллык тарихы булган фоторәсем музейга тапшырылды
Мамадыш туган якны өйрәнү музее фондлары даими тулыланып тора.
Шушы араларда гына “Мамадыш” совхозы бистәсеннән Майкова Валентина Викторовна әнисе ягыннан бабасы, Никифорово авылында туган Петров Николай Петровичның Беренче бөтендөнья сугышында полкташлары белән төшкән фоторәсемен тапшырды. Ул сугышта авыр яралана һәм сукырая. Узган гасырның утызынчы елларында, дүрт туганы “кулак” тамгасы белән Себергә сөрелгәндә, бу аны репрессияләрдән коткарып кала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев