Югарыушмалылар үз авылларының каһарманнары турында истәлекләрне яңарталар.
Быел Югары Ушма авылы китапханәчесе Фәнзилә Шәрәфетдинова “Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның телләрендәге иң яхшы нәшрият проекты“ юнәлеше буенча “Онытырга хакыбыз юк“ (“Мы не в праве забывать“) дигән китап чыгаруга Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 500 мең сум күләмендәге грантын отты.
“Онытырга хакыбыз юк” китабында Югары Ушмы авыл Советына караган авыл кешеләренең Бөек Ватан сугышы чорында ил белән бергә күтәргән авырлыклары, Бөек Җиңүгә керткән өлеше чагылдырыла.
Нәфыйков Гайзулла Зиннәт улы
(1923-1945)
Нәфыйков Гайзулла Зиннәт улы сугыштан кайтмады.
Ул сугышка Мамадыш военкоматыннан китә. Украина, Польшаны азат итеп, Германиягә кадәр барып җитә. Мәктәп музеенда аның 1945нче елның 27нче мартында язган соңгы хаты саклана. Анда сәламнәр соңында Германия җирендә сугышуы, дошманнан 300 метр ераклыкта ятулары, фашистларның сөйләшүләре ишетелеп тора дип языла. 1945нче елның 17нче апрелендә ул вафат була. Әле генә исән икәнлекләрен белдертеп язылган хат алганнан соң ни кызганыч шундый хәбәр алу! Ә бит сугыш бетәргә дә күп калмаган булган!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев