Тематик әңгәмәдә СПИД турында сөйләштеләр
1нче декабрьдә – Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне билгеләп үтелде.
Шул уңайдан Түбән Ушмы авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре "СПИД - гасыр афәте"- дигән темага әңгәмә уздырдылар. Темага карата күргәзмә ясалды. Әңгәмә барышында яшьләр белән фикер алышып, күргәзмә белән кызыксынып, сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеген, начар гадәтләрнең ни кадәрле кыйммәткә төшүе турында сүз алып барылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев