Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Түбән Сон авылында яшәүче Резедага велотренажерны бергәләп бүләк итик!

Таныш булыгыз, бу – Резеда, аңа 12 яшь. Кызганычка каршы, аның диагнозы: балалар церебраль параличы. Түбән Сон авылында яшәүче күп балалы Гайнуллиннар гаиләсе, кыз якты дөньяга килгәннән бирле, аны сәламәтләндерү өчен зур көч куя.

Коляскага утыртмаска тырышам!

- Балабыз үз вакыты җитеп, 3 кг 600 грамм булып тууына карамастан, туганда травма алды. Табиблар куйган диагнозга башта ышанмаган идек, тора бара, язмыш белән килешергә туры килде. Аны дәвалаудан һич кенә дә туктарга уйламыйбыз. Пандемиягә кадәр Казан, Алабуга, Йошкар-Ола тернәкләндерү үзәкләрендә күп йөрдек. Чыннан да, файдасын күрдек. ДЦП авыруын тулысынча дәвалап булмаса да, баланы хәрәкәтләнерлек итеп, үз-үзен карарлык дәрәҗәгә җиткереп була. Берүк урында гына ята күрмәсен! Инвалид коляскасына да утыртасым килми минем аны. Аңа салынса, аяк мускуллары ныгымаячак. Хәрәкәттә – бәрәкәт! - дип сөйләп китте Фәния ханым.

Ана күңеле - балада

Анага карап сокландым да, кызгандым да үзен. Җилкәсенә никадәр йөк салынган бит аның. Сабыр, көчле булуы, кызына карата чиксез мәхәббәте хөрмәт уята. Баланы юындыру, киендерү, урамга саф һавага алып чыгу, калаклап ашату кебек эшләрне авырсынмый башкара. Ник уфтанып берәр сүз әйтсен! Әнисенең кызын яратуы бар хәрәкәтендә, күз карашында да күренә.

-Кайвакыт ирем белән әниләре ташлаган балалар турында ишетәбез дә, нинди йөрәк кирәк моңа, дип нәфрәтләнәбез. Балаларыннан зарланган, артыгын ачуланып ташлаган әниләргә: “Бар җирегез килгән, балагыз сау-сәламәт, шөкер, - дип әйтегез“, - диясем килә. Без, Разиф белән тормышыбызны Резедабыздан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул булмаса, нәрсәдер җитмәгән шикелле. Янымда ул булганда гына тынычлап ашый, эчә алам, – дигән сүзләре күпләрне уйландырыр, мөгаен.

Кечкенә шатлыклар

Әнисе белән сөйләшкәндә күземне Резедадан ала алмадым. Үтә кызыксынучан, бик сөйкемле, шат күңелле кыз! Үзенә карата читтән аз гына игътибарга да шундый сөенә. Хәтта песинекенә дә! Үзенчә нәрсәдер аңлатырга, сөйләргә тырыша. Безнең иҗат төркеме белән дә дә уртак телне тиз тапты. Буяган рәсемнәрен, тартма тутырук “киндер - сюприз“ уенчыклары коллекциясен күрсәтте. Аларны идәнгә чәчте дә, аннары тиз-тиз җыештырып та куйды. Тәртип һәм чисталыкны бик ярата икән. Картиналардагы җиләк-җимешләрне, саннарны да дөрес атады. Атнага өч тапкыр килгән укытучысы белән ныклап, кызыксынып шөгыльләнәләр. Ул хәрефләр таный, төсләрне, фигураларны белә. Китаплар күрсәткәнне ярата. Илүзә апасы белән ноутбукта сүзләр дә язалар. Телефонына бик күп уеннарны үзе йөкләп алган да, җиңгәнче шулар белән мәш килә. Бергәләшеп гаилә альбомы карап утырганда, Кыш бабайны күргәч, ничек сөенүен күрсәгез! Әнисе аңлаткач, хәзер үк бергәләшеп Чыршы бизәргә кушуын төшендек. Бала түземсезләнеп Яңа елны, могҗиза көтә. Эх, кайсыбыз гына көтми соң аны!

Кыш бабай булабызмы?!

Үҗәтлеге, әти-әнисенең һәм табибларның тырышлыгы белән Резеда үрмәләргә, шуышырга, диван буенча тотынып һәм аркасыннан тоткач йөрергә өйрәнгән. Үзенең бик атлап китәсе килә дә бит, гәүдәсен тота алмый,  Күнекмәләрне ныгыту өчен даимилек сорала. Җәй көннәрендә урамга чыгып хәрәкәтләнәләр әле, ә менә көз, кыш, яз көне авыррак.

- ДЦПлы балалар өчен аяк-кулларын, гәүдәсен бәйләп куя торган махсус велосипед - тренажер кирәк. Берничә ел элек Яр Чаллыда бер остадан ясатып алганы инде тузды, бәләкәйләнде. Нәкъ безгә кирәклесен ясаучы Артем исемле оста Красноярскида яши. Аның белән элемтәгә дә кердем, җиһаз 50 мең сумга төшәргә мөмкин, - дип сүзен дәвам итә ана.

Әйе, сәламәтлек бәһасез, ул акчага сатылмый, дисәк тә, авыру балалар тәрбияләүче гаиләләр өчен нарасыйларының саулыгы нәкъ менә акчага бәйле шул. Безнең өчен аз булып тоелган сумма да әлеге гаилә өчен зур ярдәм була ала. Бу очракта сезнең - безнең 50, 100 сум һәм башка суммаларыбыз да хәлиткеч. Тамчылардан күл җыела, ди мәкаль.

Тиздән, 3нче декабрьдә - Халыкара инвалидлар көне. Кыш бабай да юлга чыккандыр... Яңа ел алды могҗизасын ясау һәркайсыбызның кулыннан килә бит... Әйдәгез, бергәләп Резедага велотренажер бүләк итәбез!

 

50 мең сум җыя башлыйбыз!

Акча күчерү өчен реквизитлар: Сбербанк картасы: 2202200701037911.

Фәния Сәетҗан кызы Гайнуллина. Телефон номеры: 89093114254, “Сбербанк“ка беркетелгән.

Редакциядән өстәмә мәгълүматларны 3-15-01 телефоны аша белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев