Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Соколкада бүреләр йөри

Узган ял көннәрендә авыл урамнарында дүрт ерткыч йөргәнен күргәннәр.

Соколкага урман терәлеп кенә тора. Алар үзләренә азык эзләп чыккан булганнардыр. Куркыныч сизүгә, тиз генә урманга кереп качарга мөмкин. Биредә бер тапкыр өй кыегында селәүсен (рысь) дә күргәннәре булган инде. Халыкка аларны атарга да ярамый. Бу – браконьерлык булып исәпләнәчәк. Җәнлек-җанварларны аучыларга гына атарга рөхсәт ителә.

 

Моңарчы авылда андый хәлләрнең күзәтелгәне булмаган.

 

Әгәр авыл урамында аюлар, бүреләр, төлкеләр һәм селәүсен күрсәгез, сак булырга киңәш итәбез. Урманнарыбызда хәзер алар күп үрчеделәр.  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Соколка Бүре