Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Салихова Әлифәбикә Хаҗи кызы истәлекләреннән

“Онытырга хакыбыз юк“ китабы дәвамы

- Әтиләрен фронтка озаткач, биш көнлек сабыен, унбер яшьлек кызын ияртеп, “Илдә чыпчык үлми” мәкален истә тотып, авылына юл тота. Пароходның палубасында инә төртерлек урын да юк. Кемдер елый, кемдер җырлый, кочаклашалар, саубуллашалар. Әйтерсең, кыямәт көне.

 

Бер баласын кысып кочаклаган, икенчесен җитәкләгән Бибикамалны фронтка баручылар үз араларына сыендыралар. Мең бәлаләр белән авылга кайтып егылалар алар. Ашарга ризык, ягарга утын юк. Барлык алып кайткан кием-салымны ризыкка алмаштыралар. Әниләре көне-төне колхоз эшендә. Өйдәге бар эш һәм кечкенә бала Әлифәбикә кулында. Кичләрен әнисенә чабата ясарга, итек олтаннары салырга булыша. Ә аннары инде зурлар белән беррәттән ындырда эшли, болында печән кибәннәрен куярга булыша. Басуда эшләп, бер уч ашлык уып ашарга да ярамый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев