Һәркемгә гомерлек кайгы-хәсрәт китергән сугыш
Хәйруллин Фәрит Локман улы истәлекләре
Фәрит абый Хәйруллин 1932нче елның алтын көзендә – 24нче сентябрендә Югары Ушмы авылында туа. Балачагы, үсмер чаклары сугыш елларына туры килә. Аның 2005нче елда Нократ газетасында басылып чыккан автобиографик язмадан өзек китерәбез.
“Һәркемгә гомерлек кайгы-хәсрәт китергән сугыш афәте безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде. Әнине, 4 балалы авыр, газаплы язмыш кочагына ташлап, әти яу кырына китеп барды.
Кимсенеп үсмәсеннәр, кеше алдында ким-хур булмасыннар, тамаклары тук, өсләре бөтен булсын дип, әнинең янып-көеп, төн йокыларын калдырып, тырышып йөрүләрен күреп үстек без. Болар барысы да безнең өчен зур тәрбия мәктәбе булды.
Көндез колхоз басуларында төрле эштә эшләде, кичен ярты төнгә кадәр колхоз сепаратын әйләндерде, аннан төн йокыларын калдырып сукыр лампа яктысында кулдан тукылган киндер (алача) материалдан хатыннарга милли керәшен күлмәкләрен текте. Әтинең фронттан язган бер хатында: “Сыерга учлап булса да азык җыеп ашатыгыз, балаларны берүк сыер сөтеннән мәхрүм итмә”, - дигән киңәше әнигә балалар гомерен сакларга кушып, наказ булып яңгырагандыр. Әни безне сыер сөтеннән мәхрүм итмәде, 2-13 километр ераклыктагы Комазан, Гришкино авылларыннан печән сатып алып, 5-6 пот печәнне “ухалла” чанасына салып, зәмһәрир суыкларда, бураннарда өстерәп кайтулары һаман күз алдымда әле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев