Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Ох, син, Кама Тамагы! Нинди кызыклы җирләрең бар тагын?!

Ә сез маҗаралар, сәяхәтләр яратасызмы ул?!

Йөргән таш шомара

Безнең “ТАТМЕДИА“ АҖнең “Мамадыш-информ“ филиалы хезмәткәрләре, ТР Журналистларының җирле бүлеге әгъзалары, ел саен җыелышып, берәр җиргә сәфәр кыла. Илебез, бигрәк тә Татарстаныбызның эчке туризмын гамәлгә ашырып торабыз. Инде бергә-бергә, Казанны, Болгарны, Биләрне, Зөяне, Раифаны, Алабуганы, Яр Чаллыны, Түбән Каманы, Сабаны үз күзләребез белән барып күрдек. Быел да, әлеге күркәм традициягә тугры калып, әбиләр чуагының матур бер иртәсендә, 20 кешелек коллективыбыз белән Кама Тамагына таба юл алдык. Арабыздан моңарчы әле беребез дә аяк басмаган Тау ягы – “Татарстанның Швейцариясе“ безне искиткеч пейзажлары, табигый байлыклары, җир астындагы серле объектлары, эшлекле кешеләре белән үзенә җәлеп итте, әсәрләндерде, илһамландырды...

Барысы турында да тәртип белән сөйлим әле.

Беренче тукталыш – Лобач тавы

Гидыбыз Иван сүзен легендадан башлады:

-Моннан күп еллар элек биредә Обач исемле бай яшәгән. Аның Идел һәм Кама исемле кызлары булган. Әтиләре алар арасында ярыш оештырырга яраткан. Кем остарак сөйләшә, җырлый, кем яхшырак бии?... Бәйгеләрне бер-бер артлы уйлап чыгарып кына тора, ди. Бу хәлне югары ханга җиткергәннәр. “Син шундый рәхимсез ата, йөрәгең таштыр, мә, алайса, кызларыңның бәхәсен шушында мәңге тыныч кына карап утыр!“ – дигән ул һәм ирне - кыяга, ә кызларын елгаларга әверелдергән. Идел белән Кама шул гомердән бирле үзара ярышып, бәхәсләшеп агалар да, агалар, ди. Чулманны гадәттә Иделгә коя, диләр. Әмма географик күзлектән караганда, Чулман мулрак сулы, шуңа күрә Идел аңа коярга тиеш. Бәлки, ике елганың бәхәсе нәкъ менә шул хактадыр?

Аның мавыктыргыч риваятьләрен тыңлый-тыңлый, көзге урман сукмаклары буйлап текә тау башына менеп җиткәнебезне сизми дә калганбыз. Районның символы һәм иң биек ноктасы - Лобач тавында басып торабыз. Һушың китәрлек манзара! Диңгез дәрәҗәсеннән 100 метрлы биеклектә урнашкан күзәтү майданчыгына маякны хәтерләтә торган күрсәткеч куйганнар, аның уклары  Идел һәм Кама елгаларына таба ишарәли. Су киңлеге 42 километрга сузыла икән. Диңгезләрең бер якта торсын! Биредә Куйбышев ГЭСы төзелеп, сусаклагыч хасил булгач, күп җирләр, авыллар су астында да калган. Иван боларны, кулындагы элекке картасын күрсәтә-күрсәтә, бик хисләнеп сөйләде. 1870 елда Илья Репин монда үзенең танылган “Бурлаки на Волге” рәсеменең эскизларын төшергән. Заманында Богородск исемен йөрткән Кама Тамагы бистәсенең бөтен тормышы ике бөек елга тирәсендә корыла. Районда яшәүчеләрнең күп өлеше -  елга хуҗалыгы эшчеләре. Балыкчылык алга киткән. Җирле халык сүзләренә караганда, җәен ял көннәрендә бу урыннарга якын да килеп булмый, балыкчылар, әллә кайлардан килгән туристлар басып ала, ди.

Икенче тукталыш: Кама виноградлыгы

Бу ни бу?! Әллә саташа башладым инде: каршыбызда Идел ярында  – чып-чын виноград плантацияләре!

- Эшемне башлаганда мине берәү дә җитди кабул итмәде. Дәүләт ярдәмен алыр өчен дә ике елга якын йөрдем. Бу өлкәнең дә перспективалы була алуын кат-кат исбатларга туры килде. 2016нчы елның кышында җир эзли башладым. Шулай итеп, бирегә килеп чыктым. Яз көне беренче куакларны утырттык. Беренче елны якынча 650 төп булды. 2018нче  елда беренче уңыш җыеп алу бәхетенә ирештек. Баштарак үсентеләрен алган, бу өлкәдә инде тәҗрибәләре булган танышларыма еш мөрәҗәгать итә, аларның киңәшләрен тыңлап эшли идем, хәзер үзем дә маташам. Шулай эшли-эшли төп кагыйдәләрен өйрәнеп беттем бугай. Мәгълүмат кирәк булганда интернеттан карарга була. Бик кызык бит ул виноград үстерү, кыен булса да, мин бу өлкәдә перспективалар күрәм, конкуренция дә юк, - дип сөйли Айрат Ялалетдинов. Чувашстан республикасында туып-үскән егет, эш агачының мул уңыш китерәчәгенә ышанып, җиң сызганып эшләп йөри.

Каршыбызга басып, үзенең эш тәҗрибәсе, виноград үстерү серләре белән бик теләп уртаклашты. Моның белән генә тукталып калмыйча, бөрлегән һәм виктория  җиләге дә утырта башлаган. Теплицалар да төзегән. Халык җиләк-җимешне чират торып ала, ди. Тәки кызыктырып бетерде. Гаҗәеп  матур фоннарда хуҗа белән бергәләп рәхәтләнеп фотосурәтләргә төштек. Кыйммәтле асылташларны хәтерләтеп, көзге кояшта шәмәхә, алсу, яшел төсләре белән уйнаклаган бармак башы кадәр җимешләрне күрүгә күз кыза, өзеп авызга кабасы килә башлый. Преображение“, “Арго“, “Забава“, “Киш-миш“, “Ксения“, “Эфиоп“, “Байконур“, “Галла“, “Руслан“.... Хәзер бу плантацияләрдә 80нән артык сорт исәпләнә. Сувенирларга дип тәгаенләнгән акчаларыбызга тәлгәш-тәлгәш виноград алдык, чөнки уңыш кырдан ук сатыла. Аларны татып карап, үзеңә ошаганын сайларга була. Шунда ук куактан кисеп алып та бирәләр. Үсентеләрен дә җыйдык. Мин дә “Аллатдин“ дигән сортка тукталдым. Үзем үстерәм! Галәветдиннең сихерле лампасын гына табасы калды хәзер...

Өченче тукталыш: гипс руднигы, штольня

Татарстаныбызда чып-чын шахтерлар бүгенге көндә дә гипс чыгару белән шөгыльләнә икән! Тениш руднигының озынлыгы 500 километрдан артып китә ди. Бу тирәләрдә гипс ятмаларын Идел Болгарстаны заманында ук эшкәртә башлаганнар. Ә 1911нче елда гипс ташын кисү һәм яндыру өчен беренче алебастр заводы төзелгән. Кама Тамагы руднигы революцияләр чорын кичергән, совет чорында үсеш алган предприятиегә әверелгән, кризислы 90нчы елларны үткән һәм хәзер дә җитештерүне уңышлы үстерүен дәвам итә. Безне ташландык рудникка - гипс пластын эшкәрткәч хасил булган штольняларга алып керделәр. Шаккатып карап йөрдек. Титаник хезмәт шәйләнә биредә. Гипсны элекке елларда ломнар, китмәннәр, көрәкләр белән кулдан казыганнар, вагонеткаларга төяп, рельслар аша алып чыкканнар, аннары ат белән өстерәп ярга алып барганнар, баржаларга төягәннәр. 1950нче елларда монда эш туктатылган. Хәзер туристлар бик кызыксынып карап йөри.

 Кыр казларыдай тезелешеп, аста җәйрәп яткан Идел ярларындагы кыялардагы тар сукмаклар аша да бардык, текә тимер баскычтан да төштек, мендек… Альпинист та булырсың монда, тау кәҗәсе дә. Күрде журналист башлары! Ә сәяхәтнең иң катлаулысы, экстремале алда булган икән әле!

Дүртенче тукталаш: Юрьев мәгарәсе

Бу мәгарәгә төшкәндә берәр белгән кешенең озата барсын, яме! Тагын, экспедициягә ныклап әзерләнеп килегез. Пычратырга кызганыч булмаган иске җылы кием (җәй көнендә дә монда температура +8дән артмый) һәм таймый торган, уңайлы аяк киеме кияргә кирәк. Безгә каска, фонарь, перчатка бирделәр, инструктаж үткәрделәр.

- Аның исеме Юрий дигәннән алынган, диләр. Чынлыкта “Юрская“ ул, чөнки моннан 10 мең еллап элек шул периодта хасил булган. Идел ярларын өйрәнгән галимнәр мәгарәне 1953нче елда ачканнар. Бу табигать һәйкәле генә түгел, эчендә йөрергә рөхсәт ителгән бердәнбер, күп “бүлмәләре“  уникаль мәгарә. Аның күләме - 13000 куб метр, озынлыгы - бер километрдан аз гына артыграк, ләкин ишелгән булуы аркасында яртысы гына ачык, -  Иван, шулай сөйли-сөйли, алга бара, да бара… Тар тишекләрдән үрмәләп тә, түш белән дә шуышып, салкын ташларны кочаклап, ипләп кенә берсеннән - икенчесенә күчеп тә, аның артыннан иярәбез. Кызыксыну, ниндидер серле көч һаман алга өстери. Спелеологлар мәгарәнең җентекле схемасын төзегәннәр. Залларга нинди генә исемнәр бирмәгәннәр: “Скалы бабуинов, “Замок ужаса“, “Домик профессора“, “Библиотека“…

 Менә без - “Серебряная комната“да. Чү! Төнге күк күренәме әллә монда?! Түшәмгә караган идем, маңгаемдагы фонарь яктылыгында меңләгән йолдызлар җемелдәгән кебек булды. Минераллардагы су тамчылары шундый могҗиза тудыра икән. Көмешсыман стеналарның зиннәтлелеге сулышларга каба! Хәзинәгә юлыктык бугай без! Табигать нинди кодрәтле, серле. Иван, фонарьларыбызны сүндереп, күзләребезне йомып, шыпырт кына басып торырга кушты. Болай иткәндә кеше мие дөм караңгылыктан чыгу юлларын тиз-тиз эзли башлый ди. Шомлы, юеш, каяндыр җил өреп тора. Сәер тынлык. Ой, баш очыннан нидер очып узды! Ярканат булды бугай. Чыгыйк, тизрәк чыгып китик моннан: яктыга, кояшка, өскә, иреккә! Адреналин шкаласы болай да чамадан күпкә артып китте инде! Бүгенгә җитәр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев