“Онытырга хакыбыз юк“ китабын укыйбыз
Гыймадиев Хәлим Низаметдин улы турында
Сугыш башланганда Хәлим абыйга ун яшь була. Туган авылында ул 4 класс белем ала. Үсмер малайга алга таба белем алырга мөмкинлек булмый. Сәламәтлеге начар булып та, сугышка киткән әтисе 4 айдан, оборонада окопларда ятып, яраланып, шешенеп, сугышка яраксыз булып кайткач, кулыннан килгәнчә колхозга булыша. Кул арасына керә башлаган малай да әтисенә тегермән тартырга, фронт өчен винтовка саплары, арбалар һәм атлар өчен камыт ясашырга булыша. Малае әтисенең уң кулы була. Балалар дәрестән чыккач тегермәндә атларга фураж тарттыруда эшлиләр, чүрки турауда зурларга булышалар. Газ-генераторына көйләнгән тракторлар чүрки белән эшли. Аны имән агачыннан әзерлиләр. Имән агачын башта кул пычкысы белән 6-7 смлы киңлектә кисеп турыйлар, аннары балта белән тураклап шакмаклар ясыйлар. Аларны сушкаларда, мичләрдә киптерәләр. Әтисе атта эшли. Аның белән Югары Ушмыдан Галимов Хан, Хәлиулла тегермәннәренә фураж тарттырырга йөриләр, урманнан агач өстерәтәләр. Әтисенең ике туганы Гыйләҗетдин һәм Зәйнәгетдин дә сугышка алына һәм сугыш кырында үлеп кала. Ул киткәндә 15 көнлек яралгы булып калган кызы Нурсабахка әтисен күрергә насыйп булмый. Гыйләҗетдин абый исән кайта. Сугышта аның кулы яралана. Кайткач, колхозда кладовщик булып эшли. Шулай итеп, алар сугыш елы авырлыкларын халык белән бергә күтәрәләр. Бөек Җиңүгә үзләреннән өлеш кертәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев