“Онытырга хакыбыз юк” китабы языла
Өзекләр бирүебезне дәвам итәбез. Китапта Югары Ушмы авыл Советына караган авыл кешеләренең Бөек Ватан сугышы чорында ил белән бергә күтәргән авырлыклары, Бөек Җиңүгә керткән өлеше чагылдырыла.
Сафин Галиәхмәт Әхмәтсафа улы
“Ул еллардагы газапларны ходай беркемгә дә күрсәтмәсен. Үсмер вакытта ашыйсы бик килә, авыз тутырып туйганчы икмәк ашау татлы бер хыял гына иде”,- ди ул авыр сулап. Йорт хайваннары булса да, ит-май ашап утыра алмыйлар. Сауган сөтләрен сөтләтә дә, май итеп тә дәүләткә тапшырырга кирәк була. Сыерның бозавын да җыеп алалар, тавыкның да саны саен йомырка тапшырырга салым салалар бу вакытта. Ашлык көрпәле бодай оның булса, умачлы аш ашарга була. Тик мондый көннәр сирәк була, умачка җитмәгәч, аны әниләр кайнап торган суга сибәләп кенә җибәрәләр. Мондый шулпа “сибәли шулпасы ” дип атала. Яз җитсә, бәрәңге җиреннән черек бәрәңге җыю, барлы-юклы онга кушып күмәч пешерү өчен алабута, орлыгы өлгерсә-алабута күмәче, кычытканнан шулпа әзерләү, кәҗә сакалы һәм көпшә сабагы кебек үләннәр - берсе дә читтә калмый. Хәзер черек бәрәңгене хайваннар да ашамый. Бүгенге көндә ашарга ризыкларыбыз күп, тормышлар матур, үзебез генә картайдык”,- ди ветеран, көрсенеп.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев