Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Нәби Дәүли үзенең “Яшәү белән үлем арасында” исемле романында бабай турында да искә ала

“Онытырга хакыбыз юк“ исемле китаптан өзекләр бирүебезне дәвам итәбез

1941нче елны бөтен халык Сабантуйга әзерләнеп ятканда, сугыш башлануын хәбәр итәләр. Бабай сугышның беренче көннәреннән үк фронтка китә. Алар ул елны яңа гына өй салып чыккан булалар. Әби балалар белән шул өйдә кала. Әнигә, сигезенче балага, бабай киткәндә 2 яшь тә 2 ай була. Әби колхозда бригадир булып эшли. Алар иген үстерәләр, мөгезле эре терлек үрчетәләр. Авылдагы бөтен эш хатын-кызлар, карт-корылар, яшүсмерләр җилкәсендә була.

 

Бабайдан башта хатлар килә. Ул Белоруссия якларында сугышкан. Чираттагы каты бәрелештән соң, әсирлеккә төшә һәм аннан хатлар килми башлый. Әсирләр арасында Нәби Дәүли, Түбән Ушмы һәм Кече Кирмән авылыннан  кешеләр  була. Әсирлектән котыла алган кешеләр сөйләгәннәрдән аларны бик каты җәзалаганнары билгеле. Бабайның коммунист билеты ботинкасының үкчәсе эченә яшерелгән булган. Бер сатлык аның коммунист икәнлеген әйткән. Шуннан соң аны бик каты җәзалаганнар. Бу әсирлектән кайбер тоткыннар качу бәхетенә ирешкән. Соңрак Н.Дәүли үзенең “Яшәү белән үлем арасында” исемле романында бабай турында да искә ала:

 

“... Доктор бу кызу канлы солдатны үз янына чакырды. Солдат аның янына килеп “сирно” басты.

- Вольно, - диде доктор, - Таныш булыйк, мин Василий Петрович, хәзергә шулай булсын, сез кем?

- Мин кече командир Фәттахов Зиннур, разведчик! - диде солдат, ул ни өчендер дулкынлана һәм аның сөйләвендә татарчалык нык сизелә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев