Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Мөхәммәтҗановлар бергә узган 62 елларын 62 көн кебек тә булмады, диләр.

1939 елның 25 гыйнварында дөньяга аваз сала Корбанбикә Сәхәбетдин кызы. Өч туган булалар алар, ләкин икесе сугыш вакытында вафат була. Әтисен дә хәтерләми язмам герое. Анысын да сугыш дигән явыз үз кочагына ала. Корбанбикә апа авыр тормышта үсә. Әнисе урман кисәргә киткәндә, биш - алты яшьлек сабый күршеләрендә кала торган була.

Башлангыч белемне туган авылында алганнан соң, өч ел Югары Сон мәктәбенә йөри. Алга таба укуын дәвам итү өчен Усалига чыгарга кирәк. Юл ерак, йөреп укуы авыр була. Өскә кияргә юньле кием, ашарга юк, торыр урын да булмый. Ә интернатка чират, шуңа күрә, бер елдан соң, укуны ташларга туры килә үсмер кызга.

 

Сигезенче сыйныфны бетерүгә дуңгызчылык фермасына эшкә керә. 1959 – 1960нчы елларда Кече Сонда дуңгызлар күпләп үлә. Сабирҗан Кәтиев аларны җәйге көтүлеккә күчерә. Корбанбикә апа шунда дуңгызлар тәрбияли. Ә булачак ире Фазылҗан абый шул көтүлек яныннан умарталыкка эшкә йөри торган була һәм бу акыллы, тыйнак, чибәр кызга күзе төшә. Аңа кадәр бер кызга сүз катып карый егет, ләкин тегесе аның белән сөйләшергә теләми.

 

Бер - ике ел дуслашып йөриләр һәм 1960нчы елның җәендә гаилә корып җибәрәләр. “Ник алданрак килмәдең, мин дә сине ошатып йөрдем бит”,  – ди Корбанбикә апа Фазылҗан абыйга озата баргач. Фазылҗан өйләнә икән дигән фикерне ишеткәч: “Матур кызлар бетте инде, кемне алыр икән? – дип уйладым ди Корбанбикә апа. – Аллаһы тәгалә миңа язган икән”.

 

Менә шушы тормышның, ятимлекнең барлык авырлыкларын үз җилкәсендә татыган кыз данлыклы, нык нигезле Кәтиевләргә килен булып төшә. Чыннан да, Фазылҗан абыйның әтисе авылның өченче рәисе була.

 

Анда да кочак җәеп каршы алмыйлар яшь киленне, бар да җай гына бармый баштагы елларда. Йорт сатып алып башка чыгалар, аны сипләп, яңа өй җиткерәләр. Бер ел сарык фермасында эшләгәннән соң, бу вакытта зоотехник булып эшли башлаган Фазылҗан абый хатынын госстрах агенты итеп эшкә урнаштыра. Пенсиягә чыкканчы, 18 ел шунда хезмәт куя язмам герое.

 

“Кече Сон, Югары Соннан ерак киткәнем булмады”. – ди Корбанбикә апа. Ә Фазылҗан абый: “Алай димә, карчык (яратып шулай эндәшә ул тормыш иптәшенә), 24 тапкыр парлап санаторийга гына бардык без синең белән!” – ди. Сөйгәненә иң беренче кышкы пәлтәне дә ничек итеп Казан шәһәреннән эзләгәнен искә төшереп алды ул.

 

“Бер-беребездән аерылмадык, бер-беребезне санлап, зурлап, хөрмәт итеп 62 ел яшәдек”, – ди Корбанбикә апа, сөенеп. Өч кыз, бер малайга тормыш бүләк итәләр алар. Бүгенге көндә балалары үз урыннарын тапканнар, әти - әниләрен хөрмәт итеп, кайтып,  булышып торалар. Ә уллары, гаиләсе белән, янәшәләрендә генә. “Сигез оныгыбыз, җиде оныкчыгыбыз бар”, – дип, Аллаһы тәгаләгә рәхмәт укый Корбанбикә апа.

 

“Егерме бер ел ярым җитәкче булып эшләдем, бик күп дәүләт бүләкләренә ия булдым, Татарстанның атказанган зоотехнигы исемен бирделәр, бу уңышларымда Корбанбикәмнең дә өлеше бар”, – дип, шатлыгын яшерми Фазылҗан абый.

 

Бүгенге көндә алар иңгә - иң куеп, бер - берсенең күңел җылысын тоеп, матур гына гомер итеп яталар, файдалы,  витаминлы ризыклар, ашлар белән сыйланалар. Бакча тутырып умарта тота Фазылҗан абый, бал, прополис, корттан алынган башка әйберләр һәрвакыт кул астында. “Безне бергә кавыштырганга, озын,  тигез, бәхетле гомер биргәнгә Аллаһы тәгаләгә шөкер итәбез, рәхмәт укыйбыз”, – диләр алар бертавыштан. Әмин диясе генә кала.

Ләйсирә ЯРУЛЛИНА, Кече Сон мәктәбе укытучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кече Сон Мөхәммәтҗанов