Мамадышка ветклиника кирәк
Отарка авылында яшәүче Юлия Белованың яраткан эте белән күңелсез хәл килеп чыга. Бу турыда 20нче декабрьдә безнең mamadiysh-rt.ru сайтында түбәндәге эчтәлекле мәгълүмат пәйда булды.
“Пәнҗешәмбе көнне минем йорт этем, немец шпицы Персикны урамда этләр талады. Муен тирәли шешләр пәйда булды. Кулдан килгәнчә дәваларга тырышам. Инде ничә көн квалификацияле ветеринария ярдәмен ала алмыйм. Миңа берничә тирле ветеринария табибларының телефоннарын бирделәр. Ләкин аларның кайберләре төрле сәбәпләр табып дәвалаудан баш тарттылар, икенче берәүләре телфоннарын алмадылар. Нигә Мамадышта йорт хайваннары өчен ветеринария клиникасы юк икән? Првивка да ясатып булмый бит. Ә бит этләр хайваннар өчен чәчтараш та комачау итмәс иде.”
Дүшәмбе көнне газета укучыбыз редакциябезгә яңадан мөрәҗәгать итте. Әлеге вакыйганың дәвамы болайрак: Юлия Белова Казандагы, аннары Нократ Аланындагы ветеринария клиникаларына бара. Шпицның хәле начар була. Аңа катлаулы операция һәм кыйммәтле дәвалау кирәк таләп ителә. Газета укучыбыз яраткан этен аякка бастыру өчен 40 мең сум акча тота.
–Миңа бу акчалар җәл түгел, бит Персик мәрхүм тормыш иптәшем, милиция майорының бүләге иде. Минемчә, Мамадышта да ветеринария клиникасы бик кирәк. Чөнки миңа биргән ветеринария табибларының телефон номерлары буенча реаль ярдәм ала алмадым, – ди Юлия Белова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев