Мамадыш шәкертләре остазларыннан остарак булсын!
УКЫТУЧЫЛАР КӨНЕ УҢАЕННАН.
Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәлам, ике гыйлемне дә (дөньяви һәм ахирәт гыйлемен) тигез өйрәнегез диде. Ике гыйлемне дә тигез өйрәнгәндә генә кеше максатына ирешә һәм ахирәттә җәннәтле була.
Мәктәпләрдә укытучылар, балалар бакчасы тәрбиячеләре дөньяви гыйлем өйрәтсәләр мәчет мәдрәсәләрдә мөгаллимнәр ахирәт гыйлемен өйрәтәләр. Балаларыбыз тулы, камил гыйлемгә ия булсын дип, әдәп - әхлаклы булсын дип тырышлык куючы укытучыларыбызны, мөгаллимнәребезне, гыйлем бирү өлкәсендә эшләүче барлык хезмәткәрләрне, бүгенге көндә лаеклы ялга чыккан мөгаллимнәребезне һөнәри бәйрәмнәре - укытучылар көне белән ихластан котлыйбыз!!
Өйрәткән гыйлемнәребезнең хәерле нәтиҗәләрен күрергә язсын!!
Мамадыш районы имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев