Әлмәт якларында күңелсез хәбәр
Бүген Әлмәт шәһәренең 25нче мәктәбен полиция хезмәткәрләре саклый.
Кичә мәктәпнең 6нчы сыйныф укучысына Казандагы дустыннан хәбәр килгән. Анда мәктәптә атыш планлаштырылу турында язылган. “Әлеге хәбәрдә укучыларга мәктәптә бармаска кушыла. Имеш, иртәнге сәгать 10да мәктәптә корал белән киләчәкләр. Бу хәбәр ата-аналарга да, мәктәп директорына да килеп иреште”, - дип сөйләгән бер ана.
Әлмәт шәһәренең мәгариф идарәсе башлыгы әлеге факт буенча полициягә мөрәҗәгать иткән. “Чынлап та, бүген мәктәптә полиция кизү тора”, - дигәннәр мәктәптә. Бирегә хәтта Әлмәт мэры Тимур Нагуманов та барган.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=34457
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев