Кышкы киемнәрне шкафка озаттыгызмы әле
Менә сезгә бик яхшы киңәшләр
Мехлы киемнәр. Яхшылап юып киптерелгән мехлы тун яки пәлтәне корткычларга каршы махсус чаралар ярдәмендә дә эшкәртергә кирәк. Мисал өчен, киемнең эчке ягына берничә тамчы эрбет мае тамызсагыз да була. Алга таба аны чүпрәк тышлык тукымага урнаштырып, элеп куярга кирәк. Мехлы кием “суларга“ тиеш. Шуңа күрә аны полиэтилен капчыкта сакларга ярамый. Һава җитмәсә, мехның төсе тоныкланып, киемнән авыр ис киләчәк. Мех башлыкларны да кәгазь капта, йә булмаса, тыгыз чүпрәк капчыкта саклау хәерле. Формасы югалмасын өчен аларны банкага яки иске гөл чүлмәгенә киертеп куярга кирәк. Эченә кәгазь тутырсаң да була. Сүз уңаеннан, мех баш киемнәрне “химчистка“да чистарттыру хәерле. Ник дигәндә, кыш дәвамында аларның эчке ягына баштагы майлар сеңә. Бу исә – көя күбәләге белән бактерияләр үрчү өчен менә дигән җирлек.
Күн кышкы кием. Кайры тун һәм күннән тегелгән кышкы киемне дә иң элек “химчистка“да чистарттырып алу яхшы. Соңрак аларны көя күбәләгенә каршы катнашма белән эшкәртеп, күнне йомшарта торган спрей сиптерергә кирәк. Мондый киемне үз зурлыгына туры килгән йомшак элгечтә сакларга киңәш ителә. Кайры тун яки күн кием кечкенә элгечтә эленеп торса, үз авырлыгы тәэсирендә формасын югалтырга мөмкин. Шкафта эленеп торган күн киемнәр арасында 2-3 сантиметр ара калырга тиеш. Бу ике арада һава йөрсен өчен кирәк.
Кышкы куртка һәм пуховикларны төреп сакласаң да, элгечкә элеп куйсаң да була. Синтетик эчлекле курткаларны вакуум капчыкларда да сакларга мөмкин. Моның өчен анда берьюлы берничә кышкы кием салып, тузан суырткыч ярдәмендә капчыктагы һаваны суыртып алырга кирәк. Дөрес, мондый юл белән сакланган куртка һәм пуховикларны киләсе кышта яхшылап элеп җилләтергә кирәк булачак.
Йонлы, бәйләнгән киемнәр. Әлеге төр кышкы киемнәрнең дә иң элек яхшылап юып киптерелгән булуы шарт. Йонлы яисә бәйләнгән күлмәк костюмнар – элгечтә, кофта һәм свитерлар чүпрәк яки берничә урыннан тишелгән пластик контейнерларда сакланырга тиеш. Соңгыларын урнаштыруның да рәте бар. Контейнерның аскы өлешенә – авыррак, өстенә җиңелрәк киемнәр куелсын. Аларны рулон кебек төреп тә сакларга була. Болай эшләгәндә алар йомарланмас. Йон һәм бәйләнгән киемнәрне элгечкә элеп сакларга ярамый. Алар сузылып, формасын югалтачак. Йон киемнәрне рулон кебек төреп сакларга да була. Болай эшләгәндә алар йомарланыр дип куркасы юк.
Перчатка, шарф, шәлләр дә махсус контейнер яки чүпрәк капчыкта сакланырга тиеш. Шарф белән шәлне тыгыз рулон рәвешендә бәйләп, күн перчаткаларга йомшартучы спрей сиптерергә кирәк. Алар сакланачак капчык яки контейнерга көягә каршы төймә дә салырга онытмагыз.
Кышкы аяк киеме чиста, коры, яхшылап кремланган булырга тиеш. Олтырагы (стелька) искергән булса, шундук яңасына алмаштыру хәерле. Натураль мех яки йоннан эшләнгән аяк киеменең эченә көя күбәләгенә каршы спрей сиптерергә кирәк. Аяк киеме коры килеш саклансын өчен эчкә аш серкәсе салынган пакет та салып калдырырга онытмагыз. Күн итек яки ботинка эченә кәгазь тутырсаң, аяк киеме формасын югалтмаячак. Ул дымны да яхшы сеңдерә, көя күбәләген дә куркыта. Дөрес, ачык төстәге замшадан тегелгән аяк киеменә бу ысул зыян гына салачак. Алар эченә газета урынына пластик су шешәсе тыгып калдырсаң яхшырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев