Хисмәтуллина Хәтимә Шакир кызы истәлекләреннән
“Онытырга хакыбыз юк“ китабын укыйбыз
Әбиемнең 5абыйсы да сугышта булган. Кече энекәше генә эләкмичә калган. 21нче елгы абыйсы киткәннән соң, озак та тормаган, үлгән хәбәре килгән. Калган абыйлары сугыштан исән кайтканнар. 19нчы елгы абыйсы әсирлектә булган. Мин дә хәтерлим әле аның сөйләгәннәрен. Аны бик каты кыйнаганнар. Ике немец ике яктан таяк белән яра торганнар иде, - дип сөйли иде ул. Азаплау, мәсхәрәләүдән 70кг нан 36кг га калган бичара. Камерада ачтан бик интеккәндә бармагыма карыйм да, кабып умырып ашамакчы булам..., авырта, - дия иде. Ничектер, үлгән кешеләрне җыеп, төяп киткәндә, әллә хәлсезлектән, әллә аңын югалткан булган, аны да үле дип кузовка атканнар. Барысын бер чокырга алып барып бушатканнар. Шуннан чыгып, бер тормыйча бик озак үрмәләгән ул. Терсәкләре сөяккә тикле суелып, канап беткән. Көтүчеләр табып, шешә ватып, шуңа сыер имиеннән генә сөт савып эчергәннәрен мәңге онытырлык түгел, - дия иде…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев