Казанда Моргенштерн концертын үткәрүгә каршы чыкканнар
Социаль челтәр кулланучылар Казанда Моргенштернның концертын куйдырмауны үтенеп Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итте.
Концерт 3 октябрьдә «Татнефть Аренада» булырга тиеш. Тамашаның афишасында традицион характеристикалар һәм программа юк, бары тик Монгерштернның «Женщина года», «Чертов гений» дигән титуллары гына язылган. Шулай ук әлеге чыгыш Татарстан башкаласындагы иң шау-шулысы булачак диелгән.
Рэперга каршы булучылар җырлары аркасында бу концертны туктатырга өнди. Алар фикеренчә, бу җырлар „колумбайнга“ ишарә ясап кешеләргә карата нәфрәтне» пропагандалый.
Шулай булуга карамастан, җырчының концертына билетлар әлегә сатыла.
Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=34478
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев