Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Исән чакта күрешик!

Сабакташлар белән ярты гасырдан соң очрашудан алган хис-тәэсирләрне сөйләп-аңлатып бетерә торган түгел. Моннан 50 ел элек Урта Кирмән урта мәктәбен 55 кеше тәмамлаган идек, бүгенге көндә шуларның 15е мәрхүм, 24е очрашуга килде. Сагынышканбыз! Җиде сәгать вакыт күз ачып йомган арада үтте дә китте...

Догалы табын

Сабакташыбыз Рафаил хәзрәт Гыйниятуллин догалар укып, хәер-фатихасын биргәч, күркәм кичә башланып китте. Туган авылыма кайтып, ул әйткән азан тавышларын ишеткән саен мине горурлык хисләре биләп ала. Совет чорының динсез заманында үскән кешеләр бит без. Сыйныф җитәкчебез Рәшидә апа Әүһадиева - авылыбызның хөрмәтле абыстае. Рафаил белән икесе бергә халыкны ислам диненә тарталар, үз үрнәкләрендә игелекле гамәл-гыйбадәт кылып яшәргә, гарәбчә хәреф танырга, язарга, Коръән укырга өйрәтәләр. Рәхмәт яусын! Әрвахларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык, күптән түгел гүр иясе булган сабакташыбыз Нәҗип Заһировка хәер җыйдык. Урта һәм Кече Кирмән мәчетләренә сәдака тапшырдык. Хәләл табын артында, кыйблага карап, Рәфизә Гатина алып килгән зәмзәм суларын эчтек.

Тормыш сынауларына бирешмичә

Безнең чыгарылыш гомер буе бик актив булды. 50 ел дәвамында күп мәртәбәләр, сәбәп белән дә, сәбәпсез дә, табигать кочагында да, сабантуйларда да еш очраштык. Сания Гыймадиевабыз кайларда адашып

йөргәндер, 50 елга беренче тапкыр очрашуга килгән, сабакташларны танымады, шок хәлендә утырды. 24ебездә - 24 төрле язмыш. Әйе, безгә уку, эш, гаилә, төрле статуслар буенча күп имтиханнар бирергә туры килде, ләкин без аларны уңышлы уздык, сынатмадык. Моның шулай икәнлеге һәр чыгышта ачык чагылды. Арабызда Татарстанның атказанган табибы, озак еллар Алабуга үзәк хастаханәсенең баш табибы булып эшләгән, хәзер “Космос“ санаториен җитәкләүче Фәрит Мөбарәкшин, исем-бүләкләрен язып чыгу өчен газета бите җитмәгән полиция полковнигы Фәрит Абдуллин кебек бик күренеклеләр дә бар. Мөнирәбез, якын дуслары белән бергәләп, ничәмә сабантуй батыры булган сабакташыбыз, ире Нурулла Хәбибуллинның якты истәлегенә багышлап милли көрәш ярышлары уздырып йөри икән. Рәсүлә Хәбибуллина дружина советы рәисе иде. Мин – отрядныкы. Җыелыш саен аңа кулны башка куеп честь биргән һаман хәтердә. Гомер буе халыкка медицина хезмәте күрсәттек. Гәүһәрия Борһанова - Хөснетдинова авыл советы секретаре булды, әле дә авылдашларының борчу-мәшәкатьләрен үз итеп гомер кичерә. Расих Ахунҗанов белән Миннулла Фәрхуллин җырладылар да җырладылар; Рәфизә Гатина туган як турында җырларны яңгыратты; Рафис Сабировның кулыннан баяны төшмәде; Нәҗип Гатин һәммәбезгә дә чәчәкләр алып килеп бүләк итте... Күңел һаман 17дә шул... Мәктәптә уку елларын, яшьлек чорларын рәхәтләнеп, көлә-көлә искә төшердек. Тамадалар мәдәният хезмәткәрләре Гөлназ белән Рөстәм Гыйниятов аны җиренә җиткереп үткәрделәр, безне уйнаттылар, җырлаттылар, биеттеләр...

Эх, гомер сәгатьләре санаулы

Мамадыш үзәгендәге иң күркәм, затлы кафеда хәләл табын артында җан сөйгән дуслар белән утыру күңелләрне яшәртте, яшәү көче өстәде. Гәүһәрия әйтмешли: “Утырсаң, торып булмый, торсаң, йөреп булмый торган яшькә җиттек шул“. Артериаль басымнар күтәрелә, пульслар ешая. Сәламәтлекләре какшау сәбәпле, очрашуга килә алмаган Вакыйф Борһанов белән Рәшидә Заһидуллина күчтәнәчләребезне, очрашуда бергә төшкән фотоларны алгач, бик сөенгәннәр, дигән хәбәр килеп иреште. Бер-беребезнең кадерен шулай исән чакта белик! Сау-сәламәт булып, озын гомерләр кичерергә, исәнлектә очрашырга язсын! Тормыш имтиханында алга таба да сынатмыйк! Ахырдан хәзрәтебез дога кылды. Теләкләребез фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килсен!

Нурия Хәсәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев