Исемен бозган – асылын югалткан
Агымдагы ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар берлеге елы, дип игълан ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче барлык милләтләрнең дә телләре һәм мәдәниятләре үсеше өчен, бөтен шартлар тудырылырга тиешлеген билгеләп үтте.
Агымдагы ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар берлеге елы, дип игълан ителде. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада яшәүче барлык милләтләрнең дә телләре һәм мәдәниятләре үсеше өчен, бөтен шартлар тудырылырга тиешлеген билгеләп үтте.
Урамга чыккач, тел онытыла
Татар теле белән бәйле проблемалар бүген адым саен, дисәк тә һич арттыру булмас. Төрле дәрәҗәдәге җыелышларда татар булмаган берәр кеше утырса, рус телендә сөйлибез. Ә менә руслар күп булган урында берәр башка милләт кешесе булса, нигә алар телендә сөйләмиләр соң? Мәсьәлә бик четерекле, әлбәттә. Бер мәзәктәге такси машинасы йөртүченең: “Нигә мин чит илдән килгән кеше белән инглиз телендә аралашырга тиеш? Россиягә җыенган икән, русчаны өйрәнеп килсен,”– диюе дөреслеккә туры киләме? Мәзәк белән белән, әмма, бу сүзләрдә хаклык бар бит? Республикада татар теленең данын-дәрәҗәсен күтәрү өчен зур эшләр башкарыла, дәреслекләр, әсбаплар чыгарыла, әллә нинди электрон проектлар да тормышка ашырыла кебек. Ничек уйлыйсыз: нәтиҗәләр сөендерәме?... Тулысынча түгел, дияр идем. Бигрәк тә яшьләребез аерылып тора: урамга чыгуга алар татар телен “оныталар”. Мәктәпләрдә булганда да коридорларда татар балаларының үз телләрендә сөйләшмәүләрен ишетмәү гадәти күренеш. Татар сыйныфларында туган телләрендә дәрес узганнан соң, балаларның бер-берләрен: “После уроков на горку пойдем?” – дип аралашуларына аптырамыйбыз инде.
“Паспорттагыча калсын”
Эш барышында татар исемнәренең бозылышы белән еш очрашырга туры килә. Берәр кеше әти-әнисен, туганын, якын кешесен котларга килгәндә, исем-фамилияләрне, аталарның исемнәрен паспорттагыча язарга кушалар. Җәмәгать, ул документта барлык язулар да – рус телендә. Чөнки Россиядә бер генә паспорт гамәлдә йөри. Бу татар кешесенә милли телдә котлау биргәндә, исем-фамилияләр, ата исемнәре русча язылырга тиеш, дип акланырга җирлек була алмый. Араларында сирәк кенә булса да, исемнәрне саф татарчага әйләндереп язсагыз, судка бирәчәкбез, паспорттагыча язылсын, диючеләр дә очрый. Ә бит татарның саф милли телдәге исемнәре бар. Без шул кыйбладан читкә китәргә тиеш түгелбез. Нигә Шәкүр – Шакур, Әминә – Амина, Хатыйп – Хатип, Сәләхетдин – Салахутдин, Миннеголов – Миннигулов, Шакирҗанов – Шакирзянов, дип язылырга тиеш? Татар исемнәре белән бәйле кытыршылыклар килеп чыкмасын дисәгез, Гөлбикә әбисен газетада котларга теләп, аның исемен Гульбика дип яздырырга башы-аягы белән омтылучыларга күренекле галим, татар исемнәренең асылын, мәгънәсен ачып биргән Гомәр Саттаровның китапларына күз салып чыгарга киңәш итәр идем. Хәер, хәзерге технологияләр чорында социаль челтәрләрдә сине борчыган сорауларга җавап таубы авыр түгел. Интернетта Махибадарның татарчага мәгънәсен күпме генә эзләсәм дә, таба алмадым, ә менә Маһибәдәрнеке бик күркәм мәгънәгә ия: «Икеләтә тулган ай», ягъни «икеләтә гүзәл, чибәр, матур» дигәнне аңлата.
Татар авылында татарча язылсын
Татар теленең “кыерсытылуы”н төрле элмә такталарда, һәйкәлләр композицияләрендә, урам, торак пунктлары атамаларында очратырга мөмкин. Узган ел илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтте. Шул уңайдан Татарстан һәм район җитәкчелеге райондагы сугышта һәлак һәм аннан исән кайтып, тыныч тормышта шәһит булганнар, тыл ветераннары хезмәтчәннәре истәлегенә һәйкәлләрне яңарту, яңаларын төзү буенча финанс белән ярдәм иттеләр. Барлык җирлекләр дә моңа җитди карадылар. Мәһабәт объектлар пәйда булды. Әмма, күңелне төшергән бер кимчелек: саф татар авылларындагы һәйкәлләрдәге истәлек такталарындагы исемлекләрдә русча язылган фамилияләр, кайбер язмалар шактый очрый. Кайбер торак пунктларында чиле-пешле исемнәр, фамилияләр дә очрый. Мисал өчен – Мотигуллин Хәбибулла Мотигуллович, Сибгатуллина Халисә Зиганшовна, Вагизов Галимухамед Вагизович, Муллахметова Мәгиүдә Гәләвиевна... Моннан тыш, кайбер авылларда шәһит булганнарның фамилияләре, исемнәре һәм аталарының исемнәре тулысынча күрсәтелгән. Ә бит татарда ата исеменә –ович-, -евич-, -овна-, -евна- кебек кушымчалар ялгау турында бәхәсләр бара. Элек фәлән кызы, улы, дип язылуын тарихтан беләбез. Монысы башка тема. Авыл җирлекләре исемлекләрне яздырганда мәктәпләрдәге татар теле укытучыларына мөрәҗәгать иттеләр микән? Барысы да түгелдер. Чөнки кайбер торак пунктларында татарча фамилияләр, исемнәр русча язылмас иделәр. Монда паспортта, метрикәдә шулай язылган, дип котылу урынсыз, минемчә. Ана телен сакларга кирәк, дип, күпме генә лаф орсак та, исемнәребез русча язылган икән, бу мәңге чишелә алмаслык проблема булып калмагае. Бит исем адәм баласының асылын ачып бирә. Русча язып, без аңа кара тап та ягачакбыз, татарлыгыбызны да югалтачакбыз.
Соңгы сүз
Бу проблема турында күп сөйләнелә, языла. Әйе, алга таба да сөйләячәкләр, язачаклар әле. Чөнки һаман да милли телебездә сөйләшергә читенсенәбез. Бу очракта кемне гаепләргә соң? Үзебез дисәм, килешерсезме? Әгәр телебезгә ихтирам кимеде, дисәм, моңа ничек карыйсыз? Бу проблемага кагылышлы язмаларыгызны көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев