Гәүһәрләр Гәүһәре
“И туган тел! Синдә булган иң элек кылган догам: Ярлыкагыл, дип, үзем һәм Әткәм-әнкәмне, Ходам!“
Мамадышта яшәүче Гәүһәрия Гарифуллинаның хатын-кызлар колагына гына әйтер сүзләре, бирер киңәшләре күп.
Балачак йорты
Әле дә хәтерли әле Гәүһәрия: ураза ае җитүгә, әтисе Җәмил, Тәкәнеш май заводы атын җигеп, толыпларга төреп, өйгә әбиләр алып кайта иде. Ике Сара, Зәйтүнә әбисе, Мәсрүрә, Закирә, Вафия түтәйләр, агач станокларын өй түренә урнаштырып куялар. Таң беленгәнче сәхәргә торалар. Гәүһәр аларны чаршау ярыгыннан күзәтә. Аны күреп: “Каты борын торды!” – дип көлешәләр, үзләре янына чакырып алып, аркасыннан сөя-сөя, тәмле җимешләр белән сыйлыйлар... Намазларын укыгач, дәррәү эшкә керешәләр. Чаж-чож килеп, аллы-гөлле чүпрәкләрдән паласлар сугалар. Өйдәге ике роза гөлен төсле копировкалардан ясаган чәчәкләргә күмәләр. Гыйбрәтләр, көлке сүз сөйләшәләр.
- Алар шулай ел саен унар көн кунак булалар. Өебезне ямьләп, келәмнәр белән тутырып китәләр иде. Шундый матур, пөхтә, чиста булып истә калган безнең өй. Ире тылмач булып эшләгән Сатыйга апабыз Кытайдан безгә шундый матур, сыйфатлы товарлар белән посылкалар да җибәрә иде. Киҗе мамыктан тукылган күз явын алырлык асыл бизәкле чаршаулар, ажурлы ап-ак өленгеләр, әни өй юган саен алып юып, үтүкләп элгән пыяла рамкадагы чигелгән тутый кош сурәте, тәрәзә төбе тулы шау чәчәкле гөлләр – балачак йортым шулай күзаллана… - дип, балачак хатирәләрен яңартып алды Гәүһәрия апа.
Матурга күз төшә
- Әнием бик булган хатын: әбиләрне хәстәрли, алты баласын үстерә, балалар бакчасында эшли. Үзенең тегү машинасы белән авылдашларга күлмәкләр, бишмәтләр тегеп бирә иде. Әни: “Кыек түбәне печән белән тутырсаң, сабантуйга ике күлмәк тегеп бирәм!“ - дигәч, печәнне үзем чабып, ухалла белән ташып тутырдым шул. Аның каравы, Дусай һәм Тәкәнеш сабантуйларына ике төрле күлмәк кидем. Әнинең яшькелт төстәге кунакка гына йөри торган күлмәгенә төшерелгән кыңгырау чәчәген кисеп алып, брошка итеп үз түшемә кадаганмын. Кытайдан кайткан леопард мехлы пальто белән авылның иң матур кызы булып йөргән чаклар бар иде, - дип, сүзен дәвам итә Гәүһәрия апа.
Парлы тормышка җитәме?!
Никахлар күктә языла, диләр! Хак сүзләр! Самара өлкәсенең Шентала районы Денис авылында туып-үскән, Алабуга мәдәни-агарту училищесын тәмамлаган гармунчы егет - Рәис Хаҗип улы Гарифуллинны Олыяз мәдәният йортына эшкә җибәрәләр. Бу гармунчы егет белән Дусай авылының җырчы кызы Гәүһәрия сәхнәдә концертлар куеп йөри. Беренче күрүдә үк ошаталар алар бер-берсен. 1974нче елда туй ясыйлар. Тәкәнеш мәктәбендә эшлиләр. Аннары тормыш юллары Аксубайга илтә.
- Урман комбинатында өлкән хисапчы булдым. Бухгалтериягә дистәгә якын төрле милләт кешеләре җыелган: русы, чувашы, мишәре, мин – бердәнбер татар. Кем белән генә аралашсаң да, һәркем белән уртак тел табарга омтылырга, үз йөзеңне югалтмаска кирәк ул. Дус, тату эшләдек. Анда 22 ел хезмәт куелган. Хәзер дә элемтәне өзгән юк, кунакка чакыралар. Мамадышка кайткач, үзәк почтамта бухгалтер булдым, шуннан лаеклы ялга да да киттем. Ә пенсиядәге тормышның үз өстенлекләре, үзенчәлекләре бар аның… Язмыш сындырып сыный кайчак. Бирешмәскә кирәк. Армия хезмәтенә алынган улыбыз Ленарны Чечняга җибәрделәр. Ярты чәчем шунда агарды. Ятсам, торсам, кулымда дога китаплары булды. Аллаһы Тәгаләгә ничек ялваруларымны күрсәгез! Һич уйламаганда Рәисем ахирәт сәфәренә китеп баргач, кулдан бөтенләй эш төште. Ярый, күршем Нурия Зиннурова Коръән укырга өйрәтте. Рәисемнең: “Әти чишмәсен күтәрәбез!“ – дигән нәзерен дә, җизни-апалар, авылы халкы ярәмендә тормышка ашырдык. Дусайда “Җәмил чишмәсе” гөрләп ага хәзер…
“Таҗ“лы план
Район хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасының актив әгъзаларыннан берсе Гәүһәрия Гарифуллина. Шул исемдәге ансамбльгә дә йөрде. Апасы Гүзәлия Вильданова белән бергәләп башкарган “Апа-сеңел” җыры кемнәрне генә әсир итмәде икән?! Мәдрәсә бинасында. Рузалия Ибраһимова, Луиза Мисбаховалар җитәкчелегендә “аккалфак“лыларның “Оста куллар“ түгәрәгендә күпме шадра сөлгеләр, мендәр тышлары чиктеләр, калфак тегәргә һәм бизәргә өйрәнделәр, муен баулары ясадылар… Менә бу таҗлы вирус зәхмәте генә өйләрдән чыгармый, очраштырмый тота. Гәүһәрия апа бу елларда да өендә тик утырмаган. “Таҗ“лы планын тормышка ашырган: кухнядагы олы кунак өстәленә ашъяулык, салфеткалар, сигез урындыкка япмалар теккән һәм чиккән! Укалы бахромалар белән каймаланган комплект күз явын алырлык! Яңа гына ремонт ясаган өйләре гүрничәгә тиң хәзер.
Мамадышыбызда озак еллар Валентина Брызгалова җитәкләгән спорт түгәрәген дә бер дә калдырмый ул. Сәламәт тәндә – сәламәт акыл!
Алтыдагы – алтмышка!
Кызлары Эльмира һәм уллары Ленар күптәннән үз гаиләләре белән яши. Казан, Яр Чаллы, Мамадыш арасында элемтәләр нык. Өч кыз онык – Сәмирә, Әлмирә, Сәминә әбиләре янында еш кунак булалар.
- Аллага шөкер: оныкларга вакыт бар, алар кайткач, кул эшләре тотабыз, догалар өйрәнәбез, гөлләр үстерәбез, бакчада эшлибез, вареньелар, салатлар эшлибез. Иң яраткан шөгыльләре - сандыктагы борынгы әйберләрне актару. Шулкадәр кызыксыналар. Кайнанам Нуриянең үз куллары белән чиккән кызыл башлы сөлгесен реставрацияләдем. Аның белән сәхнәләрдә биеп йөргән фотоларымны да күрсәтәм. Өчесенә дә махсус алъяпкычлар тектем, чиктем. Калфаклар ясадык. Кызлар белән татарча киенәбез, ясанабыз. Бергәләшеп, Габдулла Тукайга багышлап видеоязма эшләгән идек. Сәминәбез гаиләсе балалар бакчасында беренче урынга лаек дип табылган, - дип шатлыгы белән уртаклаша әби кеше. Әле бу Яңа ел бәйрәмнәренә кунакка кайтканда 13 яшьлек Әлмирә “Хәзер әби миннән сораячак!” – дип, машинада тырышып-тырышып дога кабатлап кайта икән. Әбинең талканы коры шул.
Әйе, кемгәдер, нидер өйрәтәсең килсә, иң яхшысы – үзең гамәл кылып, үрнәк күрсәтү, балаларны милли гореф-гадәтләр, йолалар белән үзвакытында кызыксындыру. Талчыбыкны яшьтән бөгәләр, балачакта алган гыйлемнәрне аннары илләр дә үзгәртә алмый аны! Барлык тәрбия башы – гаиләдә.
… Мине капка төбенә озата чыккан Гәүһәрия Җәмиловнаның үзе бәйләгән чәчәк кадаган кызыл береткасына, милли бизәкле кызыл ридикюленә, каракүл тунына, биек үкчәле кызыл сапожкиларына тагын бер күз салдым да тел шартлаттым: сөбханалла, эх-ма, шушындый татар әбиләре күбрәк булса, ә!
Мөһерле җөмлә
Хатыннарга йөкләнә торган бурычларның берсе – үзебезнең дини гадәтләребезне саклаудыр… Икенчесе – тел саклау… Оныттырмау, өй эчендә тел хуҗасы булып торудыр.
Мөхлисә Нигъмәтуллина-Буби
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев