“Эчке һәм тышкы халәтегез күркәм, матур булсын!“
Киемгә карап каршы алалар, акылга карап озаталар.
Редакциябез кунагы - Мамадыш районы Мөслимәләр берләшмәсе рәисе, мөхтәсибәтнең хатын-кызлар һәм гаиләләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе, шәхси эшмәкәр, “Хәләл“ кибете хуҗасы, “Ана даны“ медале иясе Әлфирә Максуд кызы Миннегалиева. Аның белән замана хатын-кызларының киемнәре турында әңгәмә корабыз.
- Әлфирә абыстай, мөселман киеме нинди булырга тиеш? Аның шартлары, үз таләпләре бармы?
- Әлбәттә, бар. Хидҗаб гарәб теленнән “бөркәнчек“ каплау дип тәрҗемә ителә. Безнең гаурәт җирләребез намаз укыганда гына түгел, һәрвакыт каплаулы булу кирәк. Шул беренче шарт булып тора. Хатын-кызның гаурәте – йөздән, беләзеккә кадәр куллар, тубыкка кадәр аяклардан кала, бар калган җире гаурәт санала. Тәкъвалык киеме турында аерым әйтәсем килә. Аллаһы Тәгалә безне тышкы бозыклыклардан саклау өчен күзгә күренми торган кием белән төреп алган икән. Галимнәр аны “биокыр“ дип атыйлар. Өстебезгә кигән киемебез оятыбызны гына түгел, биокырыбызны да саклый икән. Никадәр шәрә йөрсәк, энергия кырыбыз, безне саклау сәләтен югалта. Бозыклыкны иң тиз кабул итә торган җиребез дә яки антенна (галимнәр аны “чакра“ дип атый) – ул чәчебез. Шуңа күрә аны яман күздән саклау бик кирәк. Киемнәребез үтә күренмәле булмасын. Тәнебезгә сыланып тормыйча, иркен булырга тиеш. Иң төп таләпләр шулар. Шуны да онытмаска кирәк, кием матур булырга тиеш, чөнки Аллаһы Тәгалә матурлыкны ярата. Хәзерге вакытта шәригать кануннарына каршы килмичә, матур итеп киенү мөмкинлеге бик зур.
-Яулык япкан һәркемгә таныш сүзләр: “Безнең әбиләр болай йөрмиләр иде. Гарәпләргә ошап киенәсез”.
-Әйе, андый сүзләрне ишетергә туры килә. Ләкин бу сүзләрне әйткән кеше гарәб илләренә барып кайтса, бүтән алай әйтмәс иде. Чөнки анда бөтен хатын-кыз да карадан йөри, өстәп никаб та кияләр. Никаб – күзләрне генә ачык калдырып бәйләнә торган яулык. Хәзерге буын яшьләренең әбиләре яшь чакта кыска итәк киеп, яланбаш, чәчләрен кыскартып, бөдрәләтеп йөргән. Хәзер ертык чалбар киеп, кендек күренә торган кыска майкадан, чәчнең бер өлешен төптән кырдырып, авызларына үрдәк иреннәре ясатып, ясалма күкрәк куйдырып, тәннәренә наколка куйдыручылар, әбиләребез шулай йөргән дип үрнәк алалармы?! Әллә гарәпләргә, яисә көнбатыш модасына ияргәннәрме?! Алар әби булгач, оныклары нәрсә дип сөйләрләр микән? Күргәнебезчә, әбиләребез, төрле заманда, төрлечә киенгәннәр. Ә инде элегрәк, дин көчле булган чорда яшәгән хатын-кызларыбыз, нинди яшьтә булуларына карамастан, шәригатебезгә тиң рәвештә гаурәтләрен каплап киенгәннәр. Борынгы чордагы фотосурәтләрне карасак, бөтен җирләре каплаулы икәнен күрәбез. Йөзләреннән һәм кул чукларыннан тыш.
- Миллилек һәм дин мәсьәләсен ничек хәл итәргә?
- “Мин милли булам!“ - дип, динебезгә каршы килгән рәвештә киенү, миллилекнең күрсәткече була алмый. Мисал өчен, милли орнаментлы киемнәр шәригатебез кушканча булмаса, яулык япмаган килеш, калфак кию, кендекләр күренү, татар бизәкле кыска итәкле, кыска җиңле күлмәкләр кию, үргән толымнарны күрсәтеп, башның бер өлешенә яулык каплау – миллилек була алмый. Миллилек һәм динилек бергә булырга, бер-берсен тулыландырырга тиеш. Алар аерым була алмый.
-Үзегез беләсез, хәзер терроризм фәлән дип сөйлиләр, кара төстән куркалар. Кара төс кимәскәме, нинди төсләр сайларга?
- Һәркем үзе яраткан төсне кия. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (г.с.) дә үзе яраткан төстәге киемнәр кигән. Иранда, гарәпләрдә кара никаб җирле милли кием булып санала. Ә бездә үзебезнең милләтебезгә хас булган рәвештә, ачыграк, тыйнаграк төстәге киемнәр кияләр. Башка халыклар кия торган рәвештә киенүчеләрне дә тәнкыйтьләргә кирәкми, әгәр аларның киемнәре шәригатебезгә каршы килмәсә.
- Мөселман киеменең модасы бармы? Хәзер ниндирәк күлмәкләр модада санала?
- Мода бер урында гына тормый, гел үзгәрә. Бүгеге көндә модада “макси“ – озын күлмәкләр, “оверсайс“ – киң күлмәкләр. Әлеге модельләрне мөселманнар гына түгел, башкалар да яратып кия.
- Никахлашучылар күп. Сезнең кибеттә кәләшләргә никахка яулык яптыру, өс киеме сайлау кебек хезмәтләр дә күрсәтеләме?
- Әйе, андый хезмәт күрсәтелә, Күңелгә хуш килгән рәвештә зәвыклы итеп киенер өчен, киң ассортимента сайлау мөмкинлеге бар. Яулыкны да, киемгә туры китереп, төрле ысулда яптырып бирәбез.
- Иң мөһиме - эчке матурлык икәнен беләбез. Хатын-кызларга бу юнәлештә нәрсә әйтәсегез килә?
- Чыннан да, шулай. Бу - бик мөһим. Хатын-кызның эчке халәте ямьсез, холыксыз икән, аны бернинди кием белән дә яшереп булмый. Шуңа күрә хатын-кызның киеме генә түгел, әхлагы да булырга тиеш. Эчке халәт матур булса, тышкы ягына да аның ул матурлыгы чыгачак. Әйтәсе килгән сүзем шул: эчке һәм тышкы халәтегез күркәм, матур булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев