Нократ

Мамадыш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Укы да уйлан

Блогер Илүсә Фәләхованың планнары һәрчак тормышка ашамы

Соңгы арада Мамадыш районының Олыяз авылында яшәүче блогер Илүсә Фәләхованың исеме халык теленнән төшми.

“Бомба кыз“

 

Тагын уеннан уймак чыгара язды бит әле ул: Беренче каналның “Давай поженимся“ тапшыруында катнашты. Дөрес, бу теманы яктыртмаган матбугат чарасы калмады бугай инде. Яңа көн туса, яңалыкны ясап кына торган блогерларның битләре – үзе кызыклы мәгълүмат чыганагы. Инстаграмда Люсик Пумпусик @19ILYCA94 аккаунтына язылучыларның саны йөз меңгә якынлаша. Язылучылары аңа “девушка бомба“ дип эндәшә. 26 яшьлек кыз үз блогын алып бару өчен Казаннан туган Олыязына кайтты, хәзер аны гөрләтеп алып бара. Әти-әнисен, тирә-юньдәгеләрне дә бу кызыклы эшкә тарта. Аларның үз дөньясы! Авылдагы гади генә тормышыннан да һәр адымда кызык ясый, чын күңелдән шаркылдап көлеп җибәрә, башкаларны батырлыкка рухландыра, хыял-максатларын яшерми. Шул исәптән, кияүгә чыгасы килүен дә. Ләкин кызның ышанычлы, яраткан  кешесе аны “неблагодарная тварь“ дип атаган һәм аның белән СМС аша хушлашкан. Ул йөрәген җәрәхәтләми торган егетне очратырга өметләнә. Иң мөһиме – күңелгә хуш килерлек, ошаган кеше булсын! Әле кичәге сторисында да әнисенә быел һичшиксез кияүгә чыгачагын әйтте.

“Давай поженимся!“

Илүсә катнашындагы “Давай поженимся“ тапшыруы  Яңа елга багышланган бәйрәм чыгарылышында ук күрсәтелде. Программаның эфирын Youtube каналында 2020 елның 28 декабрендә карарга мөмкин.

Мәскәүне “яуларга“ Илүсә әнисе белән барган. Төшерү башланганчы кызга кияүне күрсәтмәгәннәр. Егет сыйфатында кем булачагын гел белмәгән. Геройларны үзара очраштырмыйлар икән. Глеб исемле кияү егете ролендәге иргә 38 яшь, хатыны белән аерылышкан, иске генә “сигезле“ машинасы бар. Хәзерге вакытта азык-төлек кибетендә каравылчы булып эшли. Олимпия резервындагы мәктәпне һәм тән сакчылары академиясен тәмамлаган. Фатир сатып алырга акча җыярга хыяллана, үз-үзенә ышанган хатын-кыз белән танышырга тели икән. Аның йөрәген яулау өчен өч кыз “көрәшә“.  Илүсәгә кияү белән танышырга “Дюна“ төркеме солисты Виктор Рыбин ярдәм итә. Блогер кыз булачак кияүгә авылда яшәрлек, көчле, мал-туар карый белгән ир-ат кирәк, ди. Бәлки, Глеб мондый җаваплылыктан курыкканга, тапшыру азагында башка кызны сайлагандыр... Илүсә үзенең Инстаграм битендә кияү белән уртак тел тапмаганга шат кына булуын әйтте. “Нигә миңа шундый ир-ат. Сайлаган булса да, мин аны: „Гафу ит“, - дип кире борган булыр идем“,- дип язып куйды. Кияү кызга ошамаган, ә менә сәяхәттән алган тәэсирләре күп. Фильм төшерү ничек узганын тәфсилләп сөйли: “Күпме техника, күпме осталар!“ - ди, процесска күпме кеше җәлеп ителгәненә гаҗәпләнеп. Бераз сәхнә арты серләрен дә ача. “Чынлыкта бу – шоу. Минемчә, барысы да реаль кешеләр белән реаль тарихлы тормыш чагыла монда. Кешеләргә үзара танышу мөмкинлеге бирелә, ә калганы - һәркемнең үз эше“.Тапшыруда катнашкан өчен Беренче канал аңа гонорар түләмәгән, юл чыгымнарын тулысынча күтәргән. Ә Илүсә әлеге тапшыруга ничек эләккән соң? Оештыручылар аны үзләре тапкан, Инстаграмдагы директы аша элемтәгә кереп, чакырганнар. “Мин риза булдым һәм бер дә үкенмим! Стас Костюшкин белән рәхәтләнеп биеп кайттым, ичмасам!“– диде.

Блогерлык – эшем

 

Аның ничек блогер булып китүе белән янәдән кызыксындык.

  • Барысы да уеннан башланды. Ул вакытта рәсми эш урыным бар, бер ай эшләп, бер ай ял итә идем. Шулай чираттагы бер аемны эшләп, акча туплап кайттым. Инстаграмда блогерларны карыйм: кемдер “гив” уздыра, кемдер реклама ясый. Беткән баш беткән дип, мин дә әле берсеннән, әле икенчесеннән, өченчесеннән, акча түләп, реклама алдым. Язылучыларым арта торды, тормышым белән кызыксына башладылар. Кайнар табага май салган кебек булды бу миңа. Кызып киттем... Хәзер минем төп эшем – блогерлык. Барысы да үзеңнең теләгеңнән, хыял, максатларыңнан тора. Тормышта үз юлыңны сайларга, шуннан кыю барырга, әлбәттә күңел яткан эшләр белән шөгыльләнергә, шул юнәлештә көн саен тырышып (караватта комментарий язып ятып кына түгел!), максатчан рәвештә ни дә булса эшләргә һәм һәрчак позитив булырга кирәк. Кешеләр лайф ярата! Барыгызга да шатлык, бәхет, тырышлык телим! – дип җавап бирде ул. Алга таба да уңышлар сиңа, “Бомба кыз“!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев