“Без Мәскәүне бик каты сакладык!“
“Онытырга хакыбыз юк“ исемле китапны укуыбызны дәвам итәбез.
Минем әтием, 1918нче елда Иске Завод авылында туган Гаяз Мирзахмәтов, 7 елдан артык сугышта йөреп кайткан кеше иде.
- Мин – 7нче мотоукчы полкының взвод командиры ярдәмчесе. Чыгып, стройга тезелүебез булды, без яшәгән землянканың өстенә бомба килеп төште. Барысын да бер минут хәл итте. Бөтен взвод белән шунда кала идек. Дөньялар караңгыланды. Үлем һәр адымда сагалады, күләгәдәй арттан ияреп йөрде. Безне Мәскәүгә кайтардылар. Башкалабыз читендәге урамнарга немец танклары керде, барысы да шунда ятып калдылар. Мәскәү урманнары комбайн бодай урган кебек егылып калды. Мәскәүне каты сакладык. Шулай бервакыт, башкалабыз читендәге урамда исән калган бердәнбер йортта рота командиры, политрук, мин, парторг карта тотып киңәшәбез. Өй почмагына бомба килеп төште, йортның яртысы юкка да чыкты. Политрукның кулын өзеп ташлады. Бер солдатның гәүдәсен күз алдымда балыкны икегә бүлгән күк урталай бүлде дә куйды. Анда ничек исән-имин калганмындыр, белмим. Аллаһы Тәгаләдән исән-имин калырга язган”, - дип сөйли әтием. Кассетаны яңа баштан куя-куя тыңлыйм, күз яшьләрем ике битем буйлап тәгәрәп төшәләр…
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев