Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Район башлыгы Анатолий Иванов мамадышлыларны Яңа ел белән тәбрикли

Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да ихлас күңелдән Яңа 2017нче ел белән тәбриклим. Яңа елны без үзгә бер тойгылар белән каршылыйбыз: үткән эшләргә нәтиҗә ясыйбыз, киләчәккә өметләр белән карыйбыз. Узып баручы ел төрле борчылулар, проблемалар алып килүгә карамастан, без, зур ышаныч белән, сынауларны уңышлы үттек, дия алабыз. 2016нчы елда төзелеш, капиталь ремонт,...

Хөрмәтле райондашлар!

Барыгызны да ихлас күңелдән Яңа 2017нче ел белән тәбриклим. Яңа елны без үзгә бер тойгылар белән каршылыйбыз: үткән эшләргә нәтиҗә ясыйбыз, киләчәккә өметләр белән карыйбыз. Узып баручы ел төрле борчылулар, проблемалар алып килүгә карамастан, без, зур ышаныч белән, сынауларны уңышлы үттек, дия алабыз. 2016нчы елда төзелеш, капиталь ремонт, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт тармакларында барлык республика программаларын да тулысынча һәм сыйфатлы итеп башкара алдык. Яңа йортлар, фельдшерлык-акушерлык пунктлары, полициянең участок уполномоченныйлары өчен административ-торак комплекслары, ветеринария пунктлары, клублар, балалар бакчалары калыкты, юллар төзекләндерелде.

Быел без РФ Дәүләт Думасына депутатлар сайлаганда, Татарстан командасына күп тавышыбызны биреп, дөрес карар кабул иттек. Безнең депутатлар, республикабыз алга таба да үссен өчен, барысын да эшләрләр, дип ышанам.

Мамадыш районы икътисады киләсе елга ышанычлы адымнар белән керә. Авыл хуҗалыгы эшчәннәре быел да яхшы уңыш җыеп алдылар, малларның, савым сыерларның баш саннары арта, авылларда шәхси хуҗалыклар үсә. Яңа җитештерү мәйданчыклары барлыкка килә. "Вятка" сәнәгать паркына зур өметләр баглыйбыз. Чөнки ул - безнең киләчәгебез.

Без Татарстанда гына түгел, Россиядә дә иң төзек торак пункт статусын саклап кала алдык. Яңа "Яшьлек" скверын барлык райондашларыбыз да яратып өлгерде. Ул, Нократ яр буе кебек, мамадышлыларның иң матур ял итү урынына әверелде. Ушма аръягы өлешендә Яр буеның икенче чиратын төзүне без 2017нче елда дәвам итәчәкбез.

Дуслыкта һәм бердәм яшәү теләге, традицияләргә тугрылык барлык мамадышлыларны, нинди милләттән булуларына һәм дингә ышануларына карамастан, берләштерә. Яңа елда да барлык тантаналы вакыйгалар, милли бәйрәмнәр, эшләребез, максатларыбыз бердәм булачак.

Мин райондашларыбызга ышанычлары, теләктәшлекләре, район тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәтемне ирештерәм. Бары тик бергә булганда гына без алдыбызга куелган биеклекләргә ирешә алачакбыз. Барлык планнарның да башкарып чыгачагыбызга ышанам.

Яңа ел барыбызга да сәламәтлек, бәхетләр, шатлык-куанычлар, тынычлык алып килсен! Табыннарыгыз мул, күңелләрегез күтәренке булсын! Бәйрәм белән сезне! Яңа ел гаиләләрегезгә иминлек һәм уңышлар алып килсен!

Район башлыгы, район Советы рәисе А.П.Иванов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев