Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мамадышта сезонның соңгы ярминкәсе үтте

Бүген шәһәр үзәгендә көз-яз айларында ике атнага бер мәртәбә үткәрелүче авыл хуҗалыгы ярминкәләре финиш сызыгына килеп җитте. Шуңа да Мамадыш халкы язгылыкка дип запасны мулдан җыярга ашыкты. Шулай булмый ни, биредә экологик чиста продукцияләр бермә-бер түбән бәядән тәкъдим ителә бит! Итне хәтта 200 сумга эләктереп калучылар да булды. -Ит продукциясе...

Бүген шәһәр үзәгендә көз-яз айларында ике атнага бер мәртәбә үткәрелүче авыл хуҗалыгы ярминкәләре финиш сызыгына килеп җитте.

Шуңа да Мамадыш халкы язгылыкка дип запасны мулдан җыярга ашыкты. Шулай булмый ни, биредә экологик чиста продукцияләр бермә-бер түбән бәядән тәкъдим ителә бит! Итне хәтта 200 сумга эләктереп калучылар да булды.
-Ит продукциясе аеруча күп бүген. Шуңа да дуңгыз итенең килограммын 200 сумнан саттык. Гомумән, сезон уңышлы булды. Бер генә ярминкәне дә калдырмадык. Алып килгән әйберләрне сатып бетерә идек. Безнең өчен бигрәк тә шунысы кадерле бит аның,- ди Шәдче төбәгеннән килгән фермер Павел Китаев.
Үзәк мәйдандагы соңгы ярминкәне район башлыгы Анатолий Иванов рәислегендәге комиссия дә күзәтте. Алар рәтләр арасында йөреп, тәкъдим ителгән товар төрлелеге белән танышты, сатучылар белән аралаштылар. Анатолий Иванов арзан бәядән сыйфатлы азык-төлек алып килгән авыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләрен дә ирештерде.
-Бүген чыннан да сезонның соңгы ярминкәсе үтте. Әмма бу көзгә кадәр башка ярминкәләр булмый инде, дигән сүз түгел. Узган елдагы кебек үк фермерларыбыз тарафыннан сәүдәләр оештырылачак. Шәһәрдәшләребез борчылмасын. Минем авыл хезмәтчәннәренә, оешма-предприятие коллективларына, фермерларга, эшмәкәрләргә рәхмәт әйтәсем килә. Алдагы сезонда да ярминкәләр шушылай оешкан тәстә узар дип өметләнәбез,- диде район башлыгы.
Соңгы ярминкәдә барлык җирлекләрнең дә хезмәтен күрергә була иде. Алар ит, йомырка, сөт һәм сөт ризыклары, май, шикәр, он, яшелчәләр, бал, җиләк-җимеш, ашлык, салам белән сату итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев