Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мамадышта район ифтары узды

Мамадыш районында изге айда ифтар мәҗлесләре үткәрү матур гадәткә әйләнде. Кичә төбәгебез мөселманнары район ифтар мәҗлесенә җыелды. Ифтар район хакимияте башлыгы Анатолий Иванов башлангычы белән оештырылды. Анда 400 гә артык мөселман килгән иде. Быел да ул академик Камил Вәлиев исемен йөртүче икенче санлы лицей базасында узды. Районның ифтар мәҗлесендә хакимият...

Мамадыш районында изге айда ифтар мәҗлесләре үткәрү матур гадәткә әйләнде. Кичә төбәгебез мөселманнары район ифтар мәҗлесенә җыелды.

Ифтар район хакимияте башлыгы Анатолий Иванов башлангычы белән оештырылды. Анда 400 гә артык мөселман килгән иде. Быел да ул академик Камил Вәлиев исемен йөртүче икенче санлы лицей базасында узды.
Районның ифтар мәҗлесендә хакимият башлыгы Анатолий Иванов, башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттахов, Алабуга имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов та катнашты.
Чараны районыбыз имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев алып барды.
Ул иң элек ифтар мәҗлесенә килгән мөселманнар белән аралашты һәм вәгазь сөйләде.
Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов белән башкарма комитет җитәкчесе Илнар Фәттахов та мөселманнарны изге ай белән тәбрик итте, ифтар мәҗлесенә килгән һәр кешегә олы рәхмәтен җиткерделәр.
Мәҗлеснең беренче өлеше лицейның тамашалар залында булып, анда Изге Коръәннән сурәләр укылды, динебезнең матурлыгын, гүзәллеген күрсәтә торган вәгазьләр сөйләнде. Соңыннан мөселманнар күмәк намазга бастылар. Намаз тәмамланганнан соң авыз ачтылар. Хәләл ризыклардан гына мул итеп өстәл табыннары әзерләнгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев