Нократ

Мамадышский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Тема дня

Мамадышта ел бәйгесе тәмамланды

Кыш җитүгә Мамадышта үзеңне сихри әкият дөньясында дип хис итәсең. Традиция буенча, ел саен декабрь аенда һәр оешма-преприятие, учреждение коллективлары территорияләрендә кар сыннары ясарга керешәләр. Әлеге чарадан авыл җирлекләрендәгеләр дә читтә калмый. Шулай ук эшмәкәрләр, ТМШ, шәхси йортларда яшәүчеләр дә территорияләрен бәйрәмгә әзерләүдә зур тырышлык күрсәтәләр. Билгеле булганча, кардан ясалган...

Кыш җитүгә Мамадышта үзеңне сихри әкият дөньясында дип хис итәсең. Традиция буенча, ел саен декабрь аенда һәр оешма-преприятие, учреждение коллективлары территорияләрендә кар сыннары ясарга керешәләр. Әлеге чарадан авыл җирлекләрендәгеләр дә читтә калмый. Шулай ук эшмәкәрләр, ТМШ, шәхси йортларда яшәүчеләр дә территорияләрен бәйрәмгә әзерләүдә зур тырышлык күрсәтәләр.
Билгеле булганча, кардан ясалган сыннарны махсус комиссия бәяләп урыннар чыгаралар. Авыл җирлекләре территориясендә эшләүче барлык оешмалар да бер коллектив дип исәпләнәләр. Ә шәхси хуҗалыклар, гадәттәгечә, аерым бәяләнәчәк.
Кичә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов рәислегендәге комиссия шәһәребез урамнарында иҗат ителгән кар геройларын, территорияләрне төсле утлар белән бизәлешне бәяләделәр. Төштән соң, 14 сәгатьтә башланган рейд кичке тугызынчыда гына төгәлләнә. Составында төрле тармактан уннан артык кеше булган төркем иң элек Совет урамын әйләнде. Биредә илледән артык композиция ясалган. Аларны эшләү шәһәрдәге хезмәт коллективларына бүлеп бирелгән иде. Әкият геройлары, тарихи-архитектура һәйкәлләре, боздан ясалган крепость берәүне дә битараф калдырмый.
Аерым оешмаларны бәяләү шәһәрнең төньяк бистәсендә башланды. Стадион-ипподром территориясе без туктаган беренче нокта. Сыннарны үзенчәлекле итеп иҗат иткәннәр: ике башлы, 4 куллы, 4 аяклы. Юлдан килүчеләргә дә күренә, иподромм эченнән караганда да матур.
"Бәләкәч" балалар бакчасы коллективы да елдагыча матур кышкы композиция белән каршы алды. Без әлеге кадрларны нәкъ менә әлеге балалар бакчасы территориясендә төшереп алдык. Алар учреждение эшли башлаган дәвердән бирле бу конкурста үз төркемнәрендә алдынгылыкны берәүгә дә бирмиләр. Быел да коллектив зур тырышлык куйган.
Гомумән, елдан-ел мамадышлылар иҗат иткән сыннарның сыйфаты яхшыра, алар төрлеләнә һәм матурая бара. Алар арасында нинди генә персонажлар юк! Традицион Кыш бабай һәм Кар сылудан тыш, Маша һәм аю, узып баручы ел символы булган маймыл, алагаем филләр, куян, керпе, маймыл һәм башка җәнлекләр.
Быел "Яшьлек" скверы да бәйрәм рухы алды. Анда ачык һавада шугалак эшләделәр, парк территориясен участокларга бүлеп, аларга учреждениеләрне беркетеп, шулай ук кар сыннары, кечкенә таучык ясалды.
Билгеле булганча, 2017нче ел Әтәч елы. Шуңа да районыбызда барыннан күбрәк Әтәч сыннарын очратырга мөмкин. Аларның ниндиен генә ясамаганнар...
Ә менә "Святлячок" балалар бакчасы коллективы хакында аерым искәртеп узасы килә. Нибары биш кенә кешелек коллектив шулкадәр күп санда сыннар ясаган.
Киләсе ел символы - кардан ясалган әтәч, Кыш бабай, Кар кызы, урман җәнлекләре, кар таулары матурлыгын һәм байлыгын балалар да, өлкәннәр дә бәяләп өлгерде инде. Алдагы бәйрәм көннәрендә дә ата-аналар балалары белән сокланырлык иҗат ителгән сыннар янында рәсемгә дә төшәрләр әле. Комиссия вәкилләре дә иң үзенчәлекле сыннар янәшәсендә шулай ук истәлеккә фотога төштеләр.
Төбәгебез территориясен бизәгән кар сыннарын ясаучыларның иҗади карашын, осталыгын билгеләп үтәсе килә. Уйлап табу, талант, көндәшлек рухы - торак пунктларга матур күренеш, бәйрәм рухы ясарга мөмкинлек биргән. "Мамадыш җылылык челтәре" коллективы да елның-елында якташларыбызны һәм район кунакларын бизәлеш буенча таң калдыра.
Коллективларның бу тырышлыгын һәм иҗадилыгын район җитәкчелеге дә игътибарсыз калдырмый.
Махсус комиссия кар сыннарын, бизәлешне бәяләгәннән соң, җиңүчеләр билгеләнде. Урыннар гадәттәгечә төркемләп чыгарылды: шәһәр оешма-предприятиеләре, эре бюджет оешмалары, кече бюджет оешмалары, шәһәрдәге белем бирү учреждениеләре, мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениеләре, авыл җирлекләре арасында.
Аларны традиция буенча 30нчы декабрь кичендә "Олимп" боз сараенда ел йомгакларына багышланган бал-маскарадта игълан итәчәкләр һәм бүләкләячәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев